Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэньга килде һәм 27 нче Кытай югары технологияләр күргәзмәсендә булды (China Hi-Tech Fair 2025).
Шэньчжэньда күргәзмә 14-16 ноябрь көннәрендә уза. Бу зур вакыйга бөтен дөньядан 5 меңнән артык катнашучыны һәм 400 меңгә якын профессиональ килүчене җыйган.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, China Hi-Tech Fair 2025 - ул уникаль мәйданчык, анда аерым технологик эшләнмәләр генә түгел, ә тулы бер система: ясалма акыл, цифрлы энергетика, биотехнологияләр тәкъдим ителгән.
Күргәзмә барышында Татарстан Рәисе робот техникасы өлкәсендәге төп технологик хәл ителешләр белән танышты. Традиция буенча Шэньчжэньдагы күргәзмәдә сәнәгать автоматизациясе һәм акыллы системалар өлкәсендәге соңгы казанышлар тәкъдим ителә.
Экспозициядә медицина диагностикасы һәм ген инженериясе өлкәсендә ясалма акыл системаларына аерым игътибар бирелгән. Моннан тыш, бүген ярымүткәргечләр һәм яңа материаллар җитештерү темасы актуаль булып кала. Күргәзмәдә катнашучылар билгеләп үткәнчә, микроэлектрон тармакның глобаль трансформациясе шартларында CHTF 2025тә тәкъдим ителгән эшләнмәләр бөтен дөнья базары өчен яңа стандартлар бирә.