Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иннополис шәһәре һәм Гуанмин районы арасында Хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую тантанасында катнашты.
Документка Иннополис мэры Дмитрий Вандюков һәм район мэры Гуанмин Цю Хаохан кул куйды.
Гуамин - Шэньчжэнь шәһәренә буйсынучы район. Районның мәйданы 156,1 км2, халкы – якынча 1,12 млн кеше.
Гуанмин мөһим мәгълүмат технологияләре (шул исәптән әйберләр Интернеты, зур мәгълүматлар, болыт исәпләүләре һәм ясалма акыл өлкәсендә), биомедицина, яңа материаллар, көнкүреш һәм сәнәгать электроникасы, фәнни тикшеренүләр, ваклап сату һәм логистика өлкәсендә мөһим үзәк булып тора.