Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ханчжоу шәһәренә (Кытай Халык Республикасы, Чжэцзян провинциясе) эш сәфәренә килде.
Эш программасы кысаларында Рөстәм Миңнеханов Чжэцзян провинциясе вице-губернаторы Лу Шань белән очрашты.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, бүген Россия-Кытай мөнәсәбәтләре моңарчы күрелмәгән югары дәрәҗәдә. Кытай - ике яклы сәүдә күләме буенча Россиянең төп партнеры. Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе төбәкләренең берсе буларак, бу хезмәттәшлекне ныгытуга үз өлешен кертә.
"Безнең республиканың Кытай провинцияләре белән 8 килешүе имзаланды. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның Кытай белән тышкы сәүдә әйләнеше рекордлы булды һәм 3,3 миллиард доллардан артып китте», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы елларда нәкъ менә Кытай республикабыз икътисадына төп чит ил инвесторы булды.
"Без сезнең провинция белән тыгызрак мөнәсәбәтләрне үстерергә теләр идек, беренче чиратта, икътисад өлкәсендә. Бүгенге көндә муниципаль дәрәҗәдә элемтәләр бар: 2003 елда Ханчжоу һәм Казан шәһәрләре арасында туганлык мөнәсәбәтләре турында килешү төзелде, Кукмара һәм Саба районнарының Чжэцзян провинциясенең берничә шәһәре белән хезмәттәшлеге турында меморандумнар имзаланды. Моннан тыш, 2023 елда Ханчжоу шәһәрендә Иннополис Университеты офисы ачылды", - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.
Чжэцзян провинциясе вице-губернаторы төбәкара хезмәттәшлекне киңәйтүгә үзара кызыксынуын ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына визиты кысаларында барырга тиешле предприятиеләр иң технологик предприятиеләр.
Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук Чжэцзян провинциясе җитәкчелеген һәм бизнес-даирә вәкилләрен «РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумында катнашу өчен Казанга чакырды.
Белешмә өчен:
Кытай шәһәре Ханчжоу Чжэцзян провинциясенә (КХР) керә. Провинция файдалы казылмаларга бай, 12 төр ресурс запасы буенча ул КХРда лидерлар өчлегенә керә.
Чжэцзян - Кытайның иң алга киткән провинцияләренең берсе һәм инвестицияләр җәлеп итү буенча лидерлар рәтендә. Моннан тыш, бу төбәк Кытайда эре предприятиеләр саны буенча беренче урында тора.
Ханчжоу шәһәре мәгълүмати икътисадны үстерү һәм технологияләрне интеллектуаль куллануны стимуллаштыру өлкәсендә беренче урынны алып тора.