Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев дәүләт эшлеклесе, Россия Президенты беркетмәсенең элеккеге җитәкчесе (90 нчы елларда), Россия Президентының элеккеге киңәшчесе (2000-2011 елларда) Владимир Шевченко белән очрашты.
Очрашу Казан Кремленең Вәкиллек корпусында узды.
Татарстан республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 55 нче утырышындагы чыгышы тезислары
Уважаемые депутаты! Хөрмәтле депутатлар! Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының эшләү чорын үзенчәлекле дип атарга мөмкин.
Соңгы 5 елда без бурычларыбызны яңа шартларда хәл итә алдык.
Бүген иртән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Росатом дәүләт корпорациясенең фәнни-техник блогы җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Каракалпакстан Республикасы (Үзбәкстан) Жокаргы Кенес (парламенты) Рәисе Аманбай Орынбаев белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Коры җир гаскәрләре баш командующие Олег Салюков белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Хәзерге заман шартлары бөтен гражданнар оборонасы системасына яңача карарга таләп итә. Мондый вакытта БРИКС дәүләтләре үзара хезмәттәшлекне көчәйтәләр. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов БРИКС илләренең Гадәттән тыш ведомстволары башлыклары киңәшмәсен ачуда белдерде. Чара Казанда «Корстон» КСКК мәйданчыгында уза. Эштә РФ Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков катнаша.
РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков Татарстанга эш сәфәренә килде.
Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының «Академия» концерт залында «Ак пароход» балалар музыкаль хәйрия фестиваленең гала-концерты булды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бәйрәм хөрмәтенә ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта 2019 елдан бирле республиканың Архив эше буенча дәүләт комитеты патронажында уза торган «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале турында сөйләделәр.