Татарстан Республикасында «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 677 ишегалды территориясеннән 663 кабул ителгән. Муниципаль берәмлекләрдә кабул итү төгәлләнгән диярлек. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Наилә Зиннәтуллина хәбәр иткәнчә, 2025 ел объектлары буенча йомгаклау һәм башкару документларын, шулай ук башкарылган эшләр күләмен тапшырырга кирәк.
Бүгенгә яктырту һәм җайланмалар буенча 100% документлар тапшырылган. Юллар өлеше буенча - 58%.
Төзелеш сезоны тәмамлану сәбәпле, программа адресына мөрәҗәгатьләр саны да кими. Соңгы ике атнада 6 районнан 162 мөрәҗәгать килгән.
Мөрәҗәгатьләр 2026 елгы төзелеш сезонына кагыла - халык киләчәк төзелеш эшләре буенча тәкъдимнәр җибәрә.
2026 елга «Безнең ишегалды» программасын әзерләүгә килгәндә, төзекләндерүнең беренчел схемаларын йөкләү төгәлләнгән. Хәзерге вакытта төзекләндерүнең барлык 562 башлангыч схемасы тикшерүгә йөкләнгән, шуларның 550се инде кабул ителгән.
Наилә Зиннәтуллина хәбәр иткәнчә, «Безнең ишегалды» программасы тәмамланганнан соң, гадәттәгечә, барлык муниципаль берәмлекләр өчен ел саен укулар үткәрелә. Укулар ишегалды территорияләрен карап тотуның сыйфатын яхшыртуга һәм «Татарстанда кыш» инициативасы кысаларында программалар оештыруга юнәлдерелгән.
Быел укулар 27 ноябрьдә Казанда узачак, анда - 400дән артык кеше, шул исәптән муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашачак, ә тәҗрибә уртаклашу өчен Россиянең алты төбәгеннән спикерлар чакырылган.