Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» республика конкурсының 12 җиңүчесен бүләкләде. Тантана ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый чаралар бик мөһим. «Талантлы кадрларга ярдәм һәрвакыт өстенлекле булырга тиеш, һәм бу конкурс үзен перспективалы белгечләрне ачыклау өчен нәтиҗәле корал буларак күрсәтте", - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Конкурс берничә этаптан тора, алар барышында дәүләт хезмәткәрләренең һөнәри белемнәре, осталыклары һәм күнекмәләре бәяләнә. Финал өлешендә катнашучылар халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга, хакимиятнең ачыклыгын тәэмин итүгә, дәүләт идарәсен камилләштерүгә һәм Татарстан Республикасын тотрыклы үстерүгә юнәлдерелгән проектлар тәкъдим итәләр.
Финалистлар инициативалары арасында — гадәттән тыш хәлләрдә зыян күрүчеләргә ярдәм механизмнары, квалификацияле кадрларны республикага кайтару программалары, документлар әйләнешенә һәм күчерүгә ясалма акыл кертү, коррупцияне кисәтү һәм инвестиция активлыгын арттыру чаралары, МХОдә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү.
Финалистларның берсе МХОдә катнашучыларны социаль һәм психологик адаптацияләү проектын тәкъдим итте, ул инде гамәлгә ашырыла башлаган.
Моннан тыш, дәүләт хезмәтендә дәүләт телләрен куллануга бәйле номинация популяр булды. Җиңүчеләр арасында - инициатор тарафыннан гамәлгә ашырыла торган, социаль челтәрләрдә татар һәм рус телләрен актив кулланып, хакимият органнарының гражданнар белән үзара хезмәттәшлеге проекты. Ул мәгълүматның һәркем файдалана алырлык булуын, нәтиҗәле кара-каршы элемтәне тәэмин итәргә һәм дәүләт белән халык арасында ышанычны ныгытырга тиеш.
«Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» конкурсы проектлары алга таба эшләү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә җибәрелде.