Яңалыклар

30.11.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллы политехника көллиятендә  булды. Аны Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрде.

30.11.2023

Бүген Казан федераль университетында Г.Ф. Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премиясе һәм «Ел юристы - 2023»Татарстан Республикасы юридик премиясе тапшырылды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия юристлар ассоциациясе президиумының җаваплы секретаре, Россиянең баш дәүләт экспертизасы башлыгы Игорь Манылов, КФУ ректоры Ленар Сафин катнашты.

30.11.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Баш дәүләт экспертиза идарәсе башлыгы Игорь Манылов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

30.11.2023

Бүген Казанда «Таттелеком» хисаплау үзәгенең яңа бинасына нигез салу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Таттелеком» генераль директоры Айрат Нуретдинов катнашты.

30.11.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Сурхандарья өлкәсе Хакиме Олугбәк Косимов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

30.11.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Иннополис" МИЗ Күзәтчеләр советының быел өченче йомгаклау утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

29.11.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында И.М. Сеченов исемендәге Мәскәү дәүләт медицина университетында булды.

29.11.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсенә эш сәфәре кысаларында «Гринвуд» бизнес-паркында булды һәм Кытайның эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты.

28.11.2023

Татарстанда электрон калдыклар һәм пластик эшкәртү системасын җайга салырга кирәк. «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышында мондый идея белән «Аً{» ҖЧҖнең стратегия һәм үсеш буенча директоры Томаш Навратил чыгыш ясады. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

28.11.2023

Ел саен 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә, ә 1-10 декабрьдә Инвалидлар декадасы уза. 2023 елда Татарстаннан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен нинди чаралар оештырылачагы, аларга нинди түләүләр тиешлеге турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре сөйләде.

Битләр: << 281 282 283 284 285 286 ( 287 ) 288 289 290 >>