Рөстәм Миңнехановка «Татнефтехиминвест-холдинг» ДС утырышында электрон калдыкларны эшкәртү проектын тәкъдим иттеләр

28.11.2023

Татарстанда электрон калдыклар һәм пластик эшкәртү системасын җайга салырга кирәк. «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышында мондый идея белән «Аً{» ҖЧҖнең стратегия һәм үсеш буенча директоры Томаш Навратил чыгыш ясады. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Республикада танылган чех топ-менеджеры Praktik System компаниясе вәкиле буларак чыгыш ясады. Европа Берлеге илләрендә 30 еллык эш тәҗрибәсе булган әлеге фирма республикада уртак предприятие ачу белән кызыксына. Предприятиедә көнкүреш техникасыннан (суыткычлардан, телевизорлардан, кер юу машиналарыннан һ.б.) һәм иске автомобильләрдән пластмассалар алырга җыеналар. Планлаштырылган куәте елына 50 мең тонна калдык.

Электрон калдыкларны җыю, логистика һәм эшкәртү системасын кертү чүплекләрдән котылырга мөмкинлек бирәчәк, дип саныйлар «Практик Систем»да. Шулай ук балаларның һәм җәмәгатьчелекнең экологик белем алуына ярдәм итү дә планлаштырыла.

Проект уңышлы эшли башласа, БРИКС+ илләре өчен электрон калдыклар һәм пластика буенча комплекслы хәл ителеш эшләнә ала. Проектны 2024 елның октябрендә Казанда узган БРИКС+ саммитыннан соң тәкъдим итә алалар.

Бу тема бик актуаль, дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе: «Электрон калдыклар һәм пластик барлыкка килү экология өчен куркыныч тудыра».

Рөстәм Миңнеханов ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченкога Татарстан оешмалары һәм предприятиеләре катнашында очрашу уздырырга тәкъдим итте.

Органик һәм медицина химиясе өчен ясалма интеллектның модульле платформасын РФА Мәгълүмат тапшыру проблемалары институты директоры вазыйфаларын башкаручы И. Харкевич, «Синтелли» платформасына нигез салучы Максим Федоров (Мәскәү) тәкъдир иттеләр. Мәгълүмат базасы эксперименталь мәгълүматларга тиз керүне тәэмин итә, шулай ук органик кушылмаларның физик-химик, токсикологик, биологик һәм экологик үзлекләрен исәпләү өчен тирән нейрон челтәрләре нигезендә прогноз модельләренең киң җыелмасын үз эченә ала.

Сергиев Посадтан «Экипо» ҖЧҖ вәкиле Вячеслав Темкин 3Д-принтерлар өчен керамик материаллар һәм технологияләр мөмкинлекләре турында сөйләде. Аерым алганда, спикер сыеклы ракета двигательләренең керамик яну камералары нигезендә ике баскычлы янулы югары температуралы турбохимик реакторлар проектын тәкъдим итте. Шулай ук компания «гибрид» автомобильләр өчен генератор белән берләштерелгән турбиналы двигательләр эшләү буенча компетенцияләргә ия.

«Росатом» дәүләт корпорациясенең һәм «Иннополис» мәгълүматларны эшкәртү үзәгенең ИТ-инфраструктура һәм программа хәл ителешләрен «Атомдата-Интеграция» АҖ (Иннополис) Генераль директоры Николай Мухин тәкъдим итте.

«МойОфис» («Новые облачные технологии» ҖЧҖ) (Иннополис) генераль директоры Павел Калякин «МойОфис» мультипродуктлар платформасын тәкъдим итте. Ул үз эченә дөньяның теләсә кайсы почмагындагы барлык популяр операцион системаларда, компьютерларда, планшетларда һәм смартфоннарда аралашу һәм документлар белән эшләү өчен өстәл, мобиль һәм веб-кушымталарның тулы җыелмасын ала.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. "Девон" мәгълүмат агентылыгы материаллары кулланылды.