Татарстан Рәисе Сеченов университетында булды

29.11.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында И.М. Сеченов исемендәге Мәскәү дәүләт медицина университетында булды.

Сеченов университеты - Россиянең иң борынгы, иң эре һәм әйдәп баручы медицина югары уку йорты, 1758 елда нигезләнгән. Хәзерге вакытта Сеченов Университетында Россиядән һәм дөньяның башка илләреннән (Малайзия, КХР, Сүрия, Һиндстан, Иран, Бразилия, шулай ук Азия, Африка һәм Көньяк Американың башка илләреннән) 18 меңнән артык студент белем ала.

Сеченов университеты эре медицина үзәге буларак актив үсеш ала. Аңа 25 институт керә, алар белем бирү программаларын һәм фәнни тикшеренүләрне берләштерә. Студентлар белән 2 меңнән артык мөгаллим шөгыльләнә, аларның 85%ы фәнни дәрәҗәгә ия. Уку 120 кафедра базасында үткәрелә. Югары уку йортында Татарстан Республикасыннан 197 студент белем ала.

Рөстәм Миңнеханов югары уку йорты эшенең төп юнәлешләре белән танышты, фәнни-белем бирү киңлекләрендә булды һәм җитәкчелек белән киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.

Шулай ук республика Рәисе профессор-укытучылар составы һәм университет студентлары белән очрашты. Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстанда медицина инфраструктурасы үсеше, яшь белгеч-медикларны эшкә урнаштыру мөмкинлекләре, шулай ук төрле ярдәм чаралары, шул исәптән торак мәсьәләсен хәл итү турында да сөйләде.

Ахырда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Сеченов университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. "ТНВ"ның Мәскәү филиалы ярдәме белән.