Татарстан Рәисе Чаллы политехника көллиятендә булды

30.11.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллы политехника көллиятендә  булды. Аны Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрде.

Уку йорты 1981 елда нигезләнгән. Биредә электромонтерлар, эретеп ябыштыручылар, станокларны көйләүчеләр, токарьлар, фрезерчылар, слесарьлар, шулай ук автотранспортны ремонтлау буенча белгечләр әзерлиләр. Хәзерге вакытта колледжда 1175 студент белем ала. Хезмәткәрләр саны 140 кеше.

Колледж предприятиеләр белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Алар арасында «КАМАЗ», «ТЭМПО», «КАМАЗ-Энерго», «АвтоЗилЦентр», «Механик трансмиссияләр заводы», «Челтәр компаниясе», "Чаллы электр челтәрләре" һ.б. 2019 елда мәгариф учреждениесенә ресурс үзәге статусы бирелде, уку биналары ремонтланды һәм яңа җиһазлар сатып алынды. Быел тулай торакның түбәсенә капиталь ремонт ясалды.

Узган ел «КАМАЗ» ярдәме белән Чаллы политехника көллияте «Профессионалитет-2023» федераль конкурсында җиңү яулады.

Рөстәм Миңнеханов уку кабинетларын, материаллар белеме лабораторияләрен, станоклар белән программа белән идарә итүне, укыту-җитештерү остаханәләрен һәм эретеп ябыштыру полигонын карады.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.