Яңалыклар

15.11.2023

Бүген Татарстан территориясендә М-12 «Восток» автомобиль юлының җиденче этабын ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

15.11.2023

Кытайга эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов BYD компаниясе производствосында булды.

15.11.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Shenzhen Innovation Technologies компаниясенең җитештерү мәйданчыкларын карады. Искәртик, Татарстан делегациясе Шэньчжэньда (Кытай) эш сәфәрендә.

15.11.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэнь шәһәре (КХР) вице-мэры Ван Шоужуй белән очрашты. Очрашу Татарстан делегациясенең Кытай югары технологияләр күргәзмәсенә Шэньчжэньга эш визиты кысаларында узды. 

15.11.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэньда Кытай югары технологияләр күргәзмәсен ачуда катнашты.

15.11.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Шэньчжэньга (Кытай) килде.

 

14.11.2023

Татарстанлыларга 2,2 млн.сумнан артык салым хәбәрнамәсе җибәрелгән, алар буенча республика халкы 9,1 млрд. сум мөлкәт салымы түләргә тиеш - бу узган ел белән чагыштырганда 500 млн. сумга диярлек күбрәк. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин республика Хөкүмәте Йортында узган брифингта хәбәр итте.

14.11.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия туган тел форумының пленар утырышында катнашты. Чара Казанда «Корстон» КСКК мәйданчыгында узды.

 

13.11.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт архивы бинасында булды. Объект Лаеш районы Столбище авылында урнашкан. Республика РәисенТатарстан Раис Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова озата йөрде.

13.11.2023

Бүген Лаеш районында «Лаеш» «Иннополис МИЗ» индустриаль паркы территориясендә компьютер техникасы һәм бастырып чыгару платаларын өстән-өстән монтажлау буенча яңа ICL заводы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Битләр: << 281 282 283 284 285 286 287 288 289 ( 290 ) >>