Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсенә эш сәфәре кысаларында «Гринвуд» бизнес-паркында булды һәм Кытайның эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты.
«Гринвуд» бизнес-паркы 2010 елда Кытай капиталы катнашында төзелгән. Россия һәм КХР арасында икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлек өчен платформа булып тора. Инфраструктура үз эченә кунакханә, конгресс-үзәк, сөйләшүләр бүләмәләре, банк бүлекчәләре һәм башка күп нәрсәләрне ала. Бизнес-парк территориясендә 12 мең хезмәткәр эшли. Мәйданчыкта 300дән артык төрле компаниянең штаб-фатирлары һәм офислары тәкъдим ителгән, алар арасында 170 Кытай компаниясе. Бизнес-парк резидентларының Россия һәм Кытай арасындагы гомуми товар әйләнешенә керткән гомуми өлеше $6 млрд тәшкил итә.
Бизнес-парк мөмкинлекләре турында тулырак мәгълүматны Рөстәм Миңнехановка «Гринвуд» АҖ президенты, Россиядә Кытай эшкуарлары берлеге рәисе Чжоу Лицюн сөйләде. Элегрәк республика Рәисе аның белән «РОСТКИ» форумында очрашкан иде. Чжоу Лицюн Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумын үткәрүнең нәтиҗәсен югары бәяләде. "Форумны уздырганнан соң күп кенә Кытай компанияләре Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә кызыксыну белдерде. Без үз чирабызда эшлекле элемтәләрне үстерүгә, яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга ярдәм итәргә әзер», - диде ул.
Татарстан Рәисе «Гринвуд» мәйданчыгына килү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде, аның инфраструктура өстенлекләрен һәм бизнес алып бару өчен шартларын билгеләп үтте. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә бизнес-парк филиалы ачу мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
ТР Рәисе шулай ук Кытай эшкуарлары берлегенең Россиядәге абруен һәм оешманың Россия-Кытай хезмәттәшлеген ныгытуга керткән өлешен билгеләп үтте. "Сезнең мәйданчыкта республиканы тәкъдим итәргә һәм Кытай компанияләрен Татарстанның икътисадый һәм инвестицион потенциалы белән таныштырырга шат булачакбыз. Сезнең белән берлектә без Кытай эшкуарларының безнең төбәккә бизнес-миссияләрен оештыра алабыз. Шулай ук Татарстан җитештерүчеләренең Кытай базарында нинди продукциягә ихтыяҗы булачагын анализларга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Татарстан Рәисе Кытай эшлекле даирәләре вәкилләре белән хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре турында фикер алышты. Ул билгеләп үткәнчә, Кытай - Россия өчен стратегик партнер. Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Кытай хезмәттәшлеген үстерүгә өлеш кертергә тырыша. "Кызганычка каршы, пандемия безне берникадәр вакытка чикләде. Ләкин чикләр ачылгач, без актив рәвештә үзара бәйләнешне яңарттык. Сентябрьдә Казанда узган "РОСТКИ" форумы Россия һәм Кытайның төрле юнәлешләр буенча кооперацияне тирәнәйтүдә ике якның да кызыксынуын күрсәтте", - дип ассызыклады республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Кытай партнерлары белән төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итә: энергетика, автомобиль сәнәгате, көнкүреш техникасы җитештерүдән алып АСК, мәгълүмат һәм телекоммуникация технологияләренә кадәр.
"Без Кытайдан инвестицияләрне актив җәлеп итәбез. Бездә уңышлы эшләүче Кытай компанияләренең мисаллары бар. Көнкүреш техникасы җитештерүчеләрнең берсе "Хайер" республикада инде 5 завод төзеде. Мондый мисаллар мөмкин кадәр күбрәк булырга тиеш дип саныйм. Сәүдә килешүләреннән Кытай җитештерүләрен локальләштерүгә активрак күчәргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Пекинда республикабызның сәүдә-икътисадый вәкиллеге, ә Казанда Кытайның Генераль консуллыгы эшли. » Болар барысы да Кытай партнерлары белән дустанә бәйләнешләрне ныгытуга ярдәм итә", - дип өстәде Татарстан Рәисе.