Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко Казанга килде

23.10.2024

Казанга БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Лукашенко Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чакыруы буенча «БРИКС плюс» форматындагы утырышларда катнашу өчен килде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.