Казанга БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиеев килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Үзбәкстан Президенты Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чакыруы буенча килде. Аның «БРИКС плюс» форматындагы пленар сессиядә чыгышы планлаштырыла.