Казанга БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Әзәрбәйҗан Президенты Илһам Алиев килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Әзәрбәйҗанның БРИКСка керергә нияте турында быелның июлендә билгеле булды. Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) утырышы вакытында Әзәрбәйҗан һәм Кытай арасында хезмәттәшлек турында уртак декларация кабул ителде. Бу документта Әзәрбәйҗанның БРИКСка керергә теләве язылган иде. Август аенда ук ил тиешле гариза бирде.