Казанда БРИКС саммиты кысаларында Россия Президенты Владимир Путин һәм Мисыр Президенты Габделфәттах Әс Сиси сөйләшүләре башланды. Россия делегациясе составында очрашуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Мисыр товар әйләнеше 8 тапкырдан артып киткән һәм $217 млн тәшкил иткән. Бы елның беренче яртыеллыгы шулай ук үсеш күрсәтә - 10 тапкырга.
Татарстан үзенең нефть химиясе һәм машина төзелеше продукциясен, автомобильләр һәм вертолетларны экспортка чыгаруны киңәйтү белән кызыксына. Республика югары уку йортларында Мисырдан 702 студент белем ала.