Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен БГӘ Президенты Мөхәммәд бин Зәид Әл Нахайян килде

23.10.2024

Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты Мөхәммәд бин Зәид Әл Нахайян килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре БРИКСка узган елның Көньяк Африка Республикасындагы саммит нәтиҗәләре буенча 1 гыйнварда керде. БГӘ - Фарсы култыгында һәм Якын Көнчыгышта иң динамик үсеш алучы илләрнең берсе.

Ил БРИКСта үз әгъзалыгын сәүдәне киңәйтү һәм яңа базарларга керү өчен стратегик мөмкинлек буларак карый.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.