Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган килде

23.10.2024

Казанга БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Быелның сентябрендә Төркия хакимиятләре БРИКСка керүгә рәсми гариза җибәрүләре турында хәбәр иттеләр. Төркия гаризасы буенча карар барлык дәүләтара берләшмә тарафыннан кабул ителәчәк. БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза.

БРИКС - 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия, Бразилия, Һиндстан, КХР һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, бу елның гыйнварыннан төркемгә шулай ук Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.