Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин бүген Казанга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Арбитраж судының яңа бинасын карады.
Владимир Путинны РФ Президентының ИФО дагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Арбитраж суды рәисе Николай Новиков һәм башкалар озата йөрде.
ТР Арбитраж судының яңа бинасын Казанда Яңа Комлы урамында 2013 елда төзи башладылар.
Бүген Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда Дзюдо буенча Европа чемпионатын ачу тантанасы узды. Чарада Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Дзюдо федерациясе вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Россиядә 583 боз сарае санала. Бу хакта бүген Россия спорт министры Виталий Мутко Физик культура һәм спортны үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы совет утырышында хәбәр итте.
Совет утырышы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәиселегендә үтте.
Анда шулай ук РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин,РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Хоккей федерациясе идарәсе рәисе Аркадий Ротенберг, КХЛ директорлар советы рәисе Геннадий Тимченко, Россия Хоккей федерациясе рәисе Владислав Третьяк һәм башкалар катнашты.
Россия Президенты Владимир Путин 2018 елдан соң Спортны үстерү буенча федераль максатчан программа кысаларында хоккейга дәүләт ярдәме буенча өстәмә программа эшләргә тәкъдим итте. Бүген бу хакта ул Казанда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Физик культура һәм спорт советы утырышында хәбәр итте.
Искәртәбез, утырышта Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, РФ Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, РФ Спорт министры Виталий Мутко, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Хоккей федерациясе идарәсе рәисе Аркадий Ротенберг, КХЛ Директорлар советы рәисе Геннадий Тимченко, Россия Хоккей федерациясе рәисе Владислав Третьяк һәм башкалар катнашты.
Бүген көннең икенче яртысында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанга килде.
«Казан» халыкара аэропортында Владимир Путинны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Татарстан башкаласы Казанда Владимир Путин Россия Федерациясе Президенты каршындагы Физик культура һәм спорт советы утырышын уздырачак.
Бүген Чаллыда "Мастер" Кама индустриаль паркы территориясендә суыткыч җиһазларын җитештерүче "Хайер" заводын тантаналы ачу чарасы үтте. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, «Хайер» корпорациясе президенты Лян Хайшань, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
"Казаноргсинтез" ГАҖ продукцияләре исемлеген киңәйтү өчен безгә берничә мәсьәләне хәл итү кирәк. Бу, беренче чиратта, - предприятиене инвестицияләре һәм чимал белән тәэмин итү.
Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казаноргсинтез" ГАҖнең 2015 елда эшчәнлеге нәтиҗәләре турныдагы матбугат конференциясендә белдерде.
Матбугат конференциясе, гамәви акционерлык җәмгыяте акционерларының еллык җыелышы тәмамлангач, үтте. Анда "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, "Казаноргсинтез" ГАҖ Директорлар советы рәисе Руслан Шиһабетдинов, "Казаноргсинтез" ГАҖ генераль директоры Фәрид Миңнегулов катнаштылар.
Бүген «Казаноргсинтез» ГАҖ акционерларының еллык җыелышы булып узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
2015 елдагы эшчәнлек йомгаклары турында «Казаноргсинтез» ГАҖ генераль директоры Фәрит Миңнегулов чыгыш ясады.
«Казаноргсинтез» ГАҖ 2015 ел йомгаклары буенча 2014 елга карата финанс нәтиҗәләрен яхшыртты, дип хәбәр итте генераль директор.
Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы муниципальара нәтиҗәле хезмәттәшлекне, дәүләт хакимияте органнары белән үзара багланышларны тәэмин итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Ратушасында Җирле үзидарә көненә һәм Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы гамәлгә куелуга 19 ел тулуга багышланган тантанада хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 10 ел элек Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы төзү турында кабул ителгән карар дөрес булган. «Минемчә, бу дөрес карар булган, - диде ул. – Без муниципалитетларыбыз белән элемтәләр алып барырлык орган оештырганбыз».
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казандагы "Цифрлы технологияләр үзәге" АҖнең прототиплау үзәгендә (Казан, Ак. Павлов ур., 2а й.) булды. Аны ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР икътисад министры Артем Здунов, республиканың сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре озата йөрде.
Җитештерү мәйданчыклары белән "Цифрлы технологияләр үзәге" АҖ генераль директоры Кирилл Колганов таныштырды.