Бүген Кытайның Сычуань провинциясе Коммунистлар партиясе комитеты секретаре Ван Дунминның Казанга эш сәфәре кысаларында “Корстон” комплексында “Татарстан-Сычуань” эшлекле форумы узды.
Форум эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТРның башка министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты.
Быел Татарстанда яшәүче 359 сугыш ветеранының торак шартлары яхшыртылган. Хәзерге вакытта республикада торагына капиталь ремонт уздыруга мохтаҗ булган 133 кеше исәпләнә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдерде. Матбугат очрашуында, шулай ук, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов катнашты.
“Әлеге ветераннарның теләгенә карап, ремонт вакыты җәйге чорга билгеләнгән. Бүген торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган сугышта катнашкан затлар һәм сугыш инвалидлары юк”, - дип билгеләп узды министр. Аның әйтүенчә, хәзер 18 мең 940 кешенең торак шартлары яхшыртылган исәпләнә.
Татарстан республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Сычуань провинциясе партком секретаре, халык вәкилләренең Бөтенкытай җыены даими комитеты башлыгы Ван Дунмин белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Утырыш ТР Министрлар Кабинетында 2016 елның 3 маенда үтте.
Кулланучыларны электр энергиясе белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттыру, җитештерү һәм финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәләре, 2015 елда компаниянең капиталь төзелеше планын үтәү мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасына Сычуань провинциясе партком секретаре, халык вәкилләренең Бөтенкытай җыены даими комитеты башлыгы Ван Дунмин килде.
“Казан” халыкара аэропортында Ван Дунмин әфәндене Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды.
Бүген Дубайга эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты «Emaar Properties» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. «Emaar Properties» - 1997 елда БГӘ нигезләнгән инвестиция компаниясе. Бүгенге көнгә ул - гарәп дөньясында иң эре девелопер.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген республикада бакчачылык ширкәтләре инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Каримов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубай шәһәренә эш сәфәре кысаларында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре эшлекле даирәләре белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән БГӘ арасындагы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек перспективаларын югары бәяләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Al Habtoor Group» компаниясе рәисе Хәләф Әл Хабтур белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Дубай шәһәренә (БГӘ) эш сәфәре кысаларында узды.
Татарстан Республикасы белән Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләре кысаларында Берләшкән Гарәп Әмирлеге арасындагы элемтәләрне үстерү безнең өчен зур әһәмияткә ия, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстам Миңнеханов кичә эш сәфәре белән Дубай (БГӘ) шәһәренә килде. Эш программасы кысаларында БГӘ эре төзелеш һәм инвестиция компанияләре җитәкчелеге белән рәсми очрашулар планлаштырылган.