Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын бүләкләде. Тантаналы чара Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә узды.
Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре язучы Камил Кәримовка "Карурманда кара песи", "Игезәкләр йолдызлыгы" китаплары өчен, рәссам Михаил Кузнецовка "Белые холсты. Народы Поволжья" эшләре сериясе өчен, «Таттелеком» акционерлык җәмгыяте иҗат төркеме - Лотфулла Шәфигуллин һәм Рөстәм Зәкуановка - Татарстанда яшәүче халыкларның милли байлыкларын һәм тарихи мирасын, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга керткән өлешләре өчен тапшырылды.
Дәүләт премиясенең яңа лауреаты Камил Кәримов Тукайның "Сабыйлар" шигыреннән юллар китереп, бары тик эш агачының гына җимеш китерүен искәртте. Михаил Кузнецов туган Татарстанына рәхмәт әйтте. Ə Лотфулла Шәфыйгуллин шушы мизгелләрдә Балтач районының Сасна авылында Тукай әнисенең каберен чистартылуын хәбәр итте.
"Таттелеком» Гаммәви акционерлык җәмгыяте иҗат төркеме кичә башланыр алдыннан журналистларга премия акчасының яртысын Тукайның Казандагы әдәби музеена, яртысын балалар йортына тапшырачакларын әйтте.
Быел Тукай бүләгенә җиде кеше һәм ике коллектив тәкъдим ителгән иде.