Бүген Казанның Тукай скверында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.
Исегезгә төшеребез, бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 132 ел.
Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, депутатлар, шагыйрьләр, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм башкалар катнашты.