"ЗимФестАмур" кышкы уеннары мәйданчыгында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Амур өлкәсе Губернаторы Василий Орлов белән очрашты

28.02.2026

Бүген Амур өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Амур өлкәсе Губернаторы Василий Орлов белән очрашты. Очрашу Благовещенскта, Россия-Кытай дуслыгы йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов Василий Орловка Татарстан делегациясен «ЗимФестАмур» халыкара кышкы спорт төрләре Россия-Кытай фестиваленә чакырганы өчен рәхмәт белдерде. "Гадәттәгечә, мәдәният һәм спорт Россия белән Кытай арасында күп планлы хезмәттәшлекне үстерүгә, шул исәптән төбәк дәрәҗәсендә дә, зур өлеш кертә. Шунысы мөһим, безнең халыклар, беренче чиратта яшьләр, бер-берсенең гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән танышырга, шулай ук үзләренең спорт рухын күрсәтергә уникаль мөмкинлеккә ия. Ышанам ки, әлеге фестиваль илебез халкы тарафыннан озак еллар дәвамында кирәкле булачак», - дип билгеләде Татарстан Республикасы Рәисе.

Әңгәмә барышында яклар төбәкләр арасында социаль-икътисадый хезмәттәшлек һәм мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, географик яктан ерак булуга карамастан, безнең төбәкләрнең үзара хезмәттәшлеге үсә бара. "Безгә хезмәттәшлекне үстерү өчен үзара файдалы юнәлешләрне бергәләп билгеләргә кирәк. Татарстан машина төзелеше һәм йөк автомобильләре, химия һәм нефть химиясе комплекслары, азык-төлек сәнәгате продукциясен, халык куллану һәм медицина билгеләнешендәге товарлар белән тәэмин итүне арттыру белән кызыксына. Шулай ук бездә энергияне сак тоту өлкәсендә эшләнмәләр бар. Безнең төбәкләрнең шулай ук мәгариф һәм фән, мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм өлкәләрендәге элемтәләрне үстерү өчен яхшы мөмкинлекләре бар», - диде ул.

Очрашуны тәмамлап, Рөстәм Миңнеханов Василий Орловны һәм Амур өлкәсе делегациясен 2026 елның августында «РОСТКИ: Россия һәм Кытай-үзара файдалы хезмәттәшлек» 4 нче халыкара форумында һәм агымдагы елның сентябренә планлаштырылган «Kazan Digital Week» халыкара цифрлы форумында катнашырга чакырды.


Татарстан Республикасы Рәисе Матбугат хезмәте