Рөстәм Миңнеханов яңартылган уникаль һөнәрләр үзәгендә булды

01.03.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яңартылган уникаль һөнәрләр үзәгендә булды һәм һөнәрчеләр белән очрашты, алар аңа үз остаханәләрен күрсәттеләр. 

Искәртәбез, әлеге проект Татарстан халыкларының традицион сәнгать һөнәрләрен, шөгыльләрен һәм декоратив-гамәли сәнгатен торгызуга, саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

Рөстәм Миңнеханов зәркән сәнгате, агач эшкәртү, мамык кәсебе, бизәкле туку, күн эшкәртү, музыка кораллары ясау, милли кием тегү буенча җитештерү биналарында һәм остаханәләрдә булды.

Республика Рәисе шулай ук мастер-класслар уздыру өчен җиһазландырылган биналарны, күргәзмә киңлекләрен, җәмәгать туклануы урыннарын һәм башка функциональ зоналарны карап чыкты. 

Рөстәм Миңнехановка уникаль һөнәрләр үзәгендәге барлык эшләрне якын арада тәмамлау планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.