Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Изоляция торбалары заводында булды

12.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә. Башта ул изоляция торбалары производствосы белән танышты. "Изоляция торбалары заводы" АҖ - былтыр көз Чаллы  алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты булды. 

Елына 72 мең тонна корыч торбалар җитештерү планлаштырыла, ә 2021 елга җитештерү күләмен 118 мең тоннага җиткерү көтелә. Завод продукциясе магистраль газ-нефть үткәргечләрендә кулланыла. 

Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов ТР террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән күчмә утырышын уздырачак. Чарада мәгариф оешмаларының террорчылыктан саклану өлкәсендә тәэмин ителешләре турында сүз барачак. 

Шуннан Татарстан Президенты катнашында шәһәрнең сәнәгать оешмалары зонасында 2,7 км озынлыктагы юлны ачу көтелә. Юл Моношәһәрләр фонды ярдәмендә төзекләндерелде. 

Ахырда Рөстәм Миңнеханов Машинатөзүчеләр көненә багышланган бәйрәм концертнын карый. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.