Рөстәм Миңнеханов Чаллыда ремонтланган юлны ачылды

12.10.2018

Бүген Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика һәм Моношәһәрләрне үстерү фонды ярдәмендә ремонтланган Хлебный проезды буенча хәрәкәтне ачып җибәрде.

Юллар үткән елның декабрендә 2,7 км озынлыгында ремонтлана башлады. Ремонт барышында инженер челтәрләре, яңгыр сулары агып төшү канализациясе, җылылык һәм электр белән тәэмин итү челтәрләре төзекләндерелде. Хлебный проездында азык-төлек продуктлары чыгару буенча берничә эре җитештерү урнашкан. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген юлларны ремонтлауга җитди  финанс ресурслары җибәрелә. «Россия Федерациясе Хөкүмәтенә „Имин шәһәр“ программасы буенча, Моношәһәрләрне үстерү фонды линиясе буенча зур акчалар җибәргәннәре өчен рәхмәтемне җиткерәсем килә. Шулай ук республика программасы нәтиҗәсендә соңгы елларда Чаллы шәһәренең күп кенә проблемаларын хәл итәргә мөмкин булды», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Чаллы шәһәре мэры Наиль Мәһдиев республика җитәкчелеге ярдәме белән шәһәрдә юллар салу буенча уздырылган масштаблы эшләр турында сөйләде.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.