Рөстәм Миңнеханов «Эшкуарлык фабрикасын» тәмамлаганнар белән очрашты

10.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Эшкуарлык фабрикасы» V мәгариф проектын тәмамлаганнар белән очрашты. Чарада якынча 300 эшкуар, экспертлар һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 

2018 елда «Эшкуарлык фабрикасы» проекты кысаларында эшкуарлык буенча мастер-класслар оештырылды һәм уздырылды, анда 5 меңнән артык кеше катнашты, шулай ук Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада, Алабугада һәм Баулыда бизнес башлап җибәрүчеләр өчен «СТАРТ» мәгариф курсы узырылды.

Быел проектларны оештыручылар Татарстан белән генә чикләнмәделәр, бу эшкә Киров, Новгород һәм Тула өлкәләре, Дагыстан Республикасы җәлеп ителде.

Очрашу алдыннан Татарстан Президенты авыл хуҗалыгы, зәркан эше, кием-салым җитештерү өлкәсендә төрле стартаплар күргәзмәсе белән танышты.  

Рөстәм Миңнеханов чыгышында ассызыклаганча, республика кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирә. «Эшкуарлык фабрикасы» бу эшкә ярдәм күрсәтә. «Эш башлап килүче эшкуарларга ярдәм кирәк, аларга еш кына тәҗрибә һәм теге яисә бу өлкәдә кирәкле белемнәр җитми. «Эшкуарлык фабрикасы»ның киләчәктә дә үз эшен актив дәвам итүе мөһим», - диде ул.

Укыту курсларыннан тыш, эш башлап җибәрүчеләр өчен бигрәк тә беренче этапта ярдәм кирәк, дип белдерде ТР Президенты. «Кайвакыт кеше нинди эш белән шөгыльләнергә кирәклеген белми. Монда әйтеп җибәрергә, конкрет юнәлештә ярдәм күрсәтергә кирәк», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы Президентына берничә бизнес-проект тәкъдир иттеләр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.