Республикада социаль тотрыклыкны ныгыту юнәлешендә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан бүлекчәсе системалы рәвештә эшли. Партия тәкъдим иткән проектларның җәмгыять өчен әһәмиятле һәм кирәкле булуы мөһим. Бу хакта "Бердәм Россия" бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең XXX конференциясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Конференция Казанда "Мәскәү" мәүдәният һәм спорт үзәгедә узды. Аның эшендә 45 җирле бүлекчәнең 189 делегаты катнашты. Көндәлек тәртибендәге төп мәсьәлә - Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауга кандидатлар тәкъдим итү.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, конференция сайлау кампаниясе чорында уза. "Бу - хакимият органнары, сәяси партияләр, киң җәмәгатьчелек өчен җаваплы вакыт. 8 сентябрь көнне эшкә никадәр сәләтле һәм җаваплы депутат корпусын сайлавыбыздан республиканың алга таба законнар белән тәэмин ителеш, социаль программалар 1әм илкүләм проектлар гамәлгә ашырылуы, Стратегия - 2030да билгеләнгән максатларга ирешүебез бәйле", - диде ул.
ТР Президенты бүген Татарстанның куәтле икътисадлы, тотрыклы социаль өлкәле, актив гражданнар җәмгыятле республика булуында Дәүләт Советының республикадагы лаеклы ролен ассызыклады.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, масштаблы мәсьәләләрне һәм проектларны республикада гамәлгә ашыруда ил лидеры Владимир Путин һәм Хөкүмәт Рәисе, "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведев ярдәме белән бара.
Массакүләм мәгълүмат чаралары сорауларына җавап биргәндә, Рөстәм Миңнеханов партиянең хәзерге вакыттагы төп бурычларын атады. "Беренчедән, "Бердәм Россия" партиясе төп рольне уйнаган парламентыбыз эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарырга кирәк. Бу гражданнарыбыз алдында хисап тоту - ниләр эшләдек һәм нинди бурычларны хәл итәсебез бар. Безнең гамәлгә ашырыла торган проектлардан гайре унике илүхләм проект бар. "Бердәм Россия" халыкка планнары турында хәбәр итәргә, башкарган эшләре турында хисап тотуы бурычы тора һәм алга таба да республикабыз иминлегенә эшләсен. Безнең бик көчле, профессиональ һәм эшкә сәләтле парламент булуы бик мөһим", - диде Рөстәм Миңнеханов.