Бүген «Татнефть» компаниясе үзенең үсешен нефть-газ тармагы өлкәсендәге эре компетенцияләр үзәге һәм тармакның перспектив технологияләрне гамәлгә кертү буенча инновацион полигоны буларак дәвам итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында хәбәр итте. Чара Әлмәттә «Нефтьче» мәдәният сараенда узды. Анда «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, ТР Президенты ярдәмчесе Ренат Сабиров, нефть сәнәгате тармагында ТР Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәһәветдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре дә катнашты.
Наил Маһанов чыгышында билгеләп үткәнчә, «Татнефть» 2016 елда кабул ителгән яңа Стратегияне гамәлгә ашыра башлаганнан бирле үсешендә югары темпларга ирешә бара. 2018 елда акционер җәмгыяте яңа нәтиҗәле дәрәҗәгә чыкты. Компаниянең капитализациясе ел азагына $24 млрд тәшкил итте.
Ул хәбәр иткәнчә, 2018 елда нефть чыгару күләме 29,5 млн тонна булды. Углеводородларның дәлилләнгән запаслары ел башланганда 970,9 млн тонна нефть эквиваленты тәшкил итте.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, нефть сәнәгате өчен яңа тармак өндәүләре һәм сланец нефтен чыграу конкуренциясе арта баруга карамастан, «Татнефть» компаниясенең хезмәт коллективы җитештерү программасын уңышлы үтәде.
«Нефть чыгаруның 40 проценттан артыграгын „Татнефть“ яңа технологияләр кулланып гамәлгә ашыра. „Татнефть“ аеруча үзле нефтьне рентабельле сәнәгать чыгаруын үз технологияләре нигезендә башкара. Аеруча үзле нефть чыграуның еллык дәрәҗәсе 2 млн тоннага җитте. Алда – бу күрсәткечне кимендә елына 3 млн 200 мең тоннага җиткерү», - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, оештыру идарә чаралары һәм «Татнефть»нең цифрлы технологияләрне гамәлгә кертүе нәтиҗәсендә чагыштырма эксплуатацион чыгымнар 3,2%ка кимеде.
ТР Президенты ассызыклаганча, нефть чыгаруның югары конкуренциясе белән бергә «Татнефть» нефть эшкәртүнең максималь өстәлмә хакын тәэмин итә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, нефть тармагындагы республика уңышларын быел февраль аенда «ТАНЕКО» комплексында автобензиннар җитештерүен эшләтеп җибәргәндә Россия Федерациясе Президнеты Владимир Путин югары бәяләде .
Чара барышында акционерлар 2018 елга Җәмгыятьнең еллык хисабын, еллык бухгалтерлык хисабын һәм финанс елы нәтиҗәләре буенча табышны бүлүне расладылар.