Рөстәм Миңнеханов Уфада ИФОда РФ Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты

21.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфада эш сәфәрендә булды, анда ул Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты. 

Утырыш экологик темага багышланды. Аерым алганда, каты коммуналь калдыклар белән эш итү һәм Идел елгасын экологик савыктыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров рәислегендә узган утырышта округның берничә субъекты башлыклары, Россия Федерациясе Федерация Советы, федераль министрлыклар, төбәк хакимиятләренең закон чыгару һәм башкарма органнары вәкилләре катнашты.

Нотыклар белән Түбән Новгород Губернаторы Глеб Никитин һәм Башкортостан Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров чыгыш ясады.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.