ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы: 2019 елның беренче яртысында аграрчыларның акчалата керемнәре 13%ка ратты һәм 45 млрд сум тәшкил итте

19.07.2019

ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә 2019 елның беренче яртысында терлекчелек продукциясен җитештерү нәтиҗәләре һәм икътисадый күрсәткечләр турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. 

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бу елның алты аенда республикада авыл хуҗалыгы продукциясе тулаем 93 млрд сумга җитештерелде. Узган елның шул ук чорына караганда үсеш - 21 %. 

Акчалата керем беренче яртыеллыкта 13 процентка артты һәм 45 млрд. сум тәшкил итте. Терлекчелек продукциясе авыл хуҗалыгы формаларына 35 млрд. сум китерде: 14 млрд - сөт, 19 млрд. - ит һәм кош ите, 2,4 млрд - йомырка. 

"Терлекчелектә акчалата керем күләме арту темплары районнарда системалы эш нәтиҗәсендә ирешелде. Тукай районы 8,4 млрд сумга продукция сатты, Лаеш районы - 2,3 млрд, Зеленодольск та 2,3 млрд сумга продукция сатты. Питрәч, Кукмара районнарында 1,5 млрд сум тирәсе. Саба, Буа, Балтач районнарында керем - 1,3 млрд сум. Шулай ук Әтнә, Актаныш, Арча районнарында үсеш темплары зур, дип хәбәр итте министр. 

Производствоның натураль күләме хуҗалыкларның бөтен категорияләре буенча түбәндәге: 931 мең тонна сөт җитештерелгән, 264 мең тонна терлек һәм кош ите. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.