Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды

24.07.2019

Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында сыер савучы, умартачы, коткаручы, табиб, укытучы һәм башка һөнәр ияләре бар иде.

“Бүген төрле өлкәләрдә хезмәт куючы иң тырыш, иң булган хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырыла. Аннан да шатлыклы көн юктыр. Дәүләт бүләге алу зур бәхет. Казанышларыгыз, фидакарь хезмәтегез, республика үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт”, - дип мөрәҗәгать итте Дәүләт Советы рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың беренче яртыеллыкта уңышлы үсеш алуын, аның Россия Федерациясе төбәкләре бишлегендә булуын, билгеләнгән планнар үтәлеп килүен искәртте. Ул 2019 елның биш аенда Татарстанның икътисад күрсәткечләре, былтыргы белән чагыштырганда, 100,7 процент булуын билгеләп узды. Аның сүзләренчә, гомуми ел йомгаклары буенча үсеш 1,2-1,5 процент булыр дип фаразлана.

“Фидакарь хезмәте өчен” медале белән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония артисты-вокалисты Эмиль Җәләлетдинов бүләкләнде.

Татарстан Президентының рәхмәтенә Анжела Вавилова исемендәге Төбәк иҗтимагый хәйрия фонды идарәсе рәисе Владимир Вавилов лаек булды.

“Безнең эшебезне күрүләре шатландыра. Хәтта фонд һәм хосписны искә алулары да безгә көч бирә, Татарстан халкының тормышын яхшырту өчен эшлибез”, - диде В.Вавилов.

КДМУның акушерлык һәм гинекология кафедрасы профессоры Рушания Габидуллина Татарстанның атказанган табибы булды. Ул медицина учреждениеләрендә модернизация нәтиҗәсендә дәвалау дөнья стандартлары дәрәҗәсендә башкарылуын әйтте. “Бу бүләк – ышаныч билгесе, хатын-кызларыбыз сәламәтлеге өчен зур җаваплылык. Республикабызның барлык хатын-кызлары сәламәт булсын иде”, - диде.

Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләү тантанасын төгәлләп: “Ихлас күңелемнән котлыйм. Республикабыздагы иң катлаулы бурычларны хәл итү өчен сезнең кебек кешеләр күбрәк булсын иде”, – дигән теләктә калды.

 


“Татар-Информ” МА