Татарстан Президенты Корбан гаете намазында катнашты

11.08.2019

Бүген Казанның Галиев мәчетендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан гаете намазында катнашты. Анда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхеразыев та катнашты. 

Бәйрәм намазын Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмыйгуллин алып барды. Хөтбәне башлар алдыннан ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау телеграммаларын укыды.  

Вәгазь барышында Камил хәзрәт Сәмыйгуллин Корбан гаете барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Ибраһим пәйгамбәрнең Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен үз улын корбан итеп бирергә әзер булуын искә төшерде. Әмма Аллаһы Тәгалә рәхмәте һәм шәфкате белән корбанны бәрәнгә алмаштырды.

Татарстан Республикасы мөфтие корбан чалу йоласының тирән мәгънәсен искәртте. Шулай ук Камил хәзрәт Сәмыйгуллин гаилә мөнәсәбәтләренең кыйммәте, балалар тәрбияләү һәм якыннарыңны кайгырту темасына да кагылды.   

Шуннан соң мәчеттә гает намазы укылды.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев