Татарстанда 1 млн. 564,5 мең кв.м. торак эксплуатациягә тапшырылган, бу – планның 64,5 %ы

10.08.2019

Татарстан Республикасында 2019 елның 9 августына 1 млн. 564,5 мең кв.м. торак эксплуатациягә тапшырылган, бу –  планның 64,5 %ы. Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

ТР төзелеш министры хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 848 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 9 млн. 706 мең сумлык 248 карар чыгарылган.  

2019 елның гыйнвар-август айларында республикада 12 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, шул исәптән 2се – үлем очрагы, 10сы – авыр имгәнү (2018 елның шул чорында – 15 бәхетсезлек очрагы, шул исәптән 5се – үлем очрагы, 10сы – авыр имгәнү).

Ирек Фәйзуллин социаль ипотека программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. ДТФның инвестицион программасы буенча 2019 елга барлыгы гомуми мәйдны 438,3 мең квадрат метрлы 7 мең 838 фатирлык 165 йорт тапшырылырга тиеш.

9 августка статистика органнарына мәйданы 147,8 мең кв.м. булган 2 мең. 553 фатирлы 73 йорт буенча хисап тапшырылган. 92 объект буенча 34 объект әзер диярлек, 14 объектта төзелеш төгәлләнгән; 35 объект уртача әзерлектә, 23 объектта эшләр күп әле.

2019 елга бүленгән бюджет акчлары чикләрендә 441 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган (688 млн. 490,6 мең сумга), шулардан: 309 ятим бала һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган бала һәм шулар арасыннан булган затлар, 5 һәм аннан да күбәрәк баласы булган 33 гаилә.

9 августка 33 күп балалы гаиләгә (155 млн. 663 мең сум) сертификатлар төзелгән. 22 сертификат гамәлгә ашырылган (107 млн. 577 мең сумга). 54 яшь гаилә субсидияләр алу исемлегенә кертелгән.   

«Уңайлы шәһәр тирәлеге формалаштыру» өстенлекле федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елга Татарстан Республикасы бюджетыннан 2 млрд. сум бүлеп бирелгән, РФ бюджетыннан – 1 млрд 273,3 млн. сум, гомуми суммасы – 3 млрд. 273,3 млн. сум. 35 муниципаль берәмлектә 54 җәмәгать киңлеге объектын төзекләндерү планлаштырылган.                       

«Уңайлы мохит» программасы буенча быел гомуми суммасы 21 млн. 494 мең сумга (бюджет РФ бюджеты – 12,14 млн. сум, ТР бюджеты – 9,3 млн. сум) 12 гомуми белем оешмасын (5 мәктәп, 5 балалар учреждениесе һәм 2 өстәмә белем учреждениесе) җайлаштыру каралган. 8 августка эшләр 11 объектта алып барыла.

Ирек Фәйзуллин сыер фермалары төзү турында да сөйләде. Финанслау күләме 400 млн. сум. 7 муниципаль берәмлектә 13 сыер фермасы төзү каралган (Актаныш, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Тукай, Ютазы районнары). 9 августка эшләр 13 объектның 6сында бара. Актаныш районында 6 объектта эшләр тәмамланган.

Сыер фермаларына капиталь ремонт дәвам итә. Финанслау күләме 657 млн. 738 мең сум. Шулар арасында 35 муниципаль берәмлектә 155 сыер фермасы. 9 августка эшләр 85 объектта алып барыла. 24 райондагы 59 объектта эшләр тәмамланган.  

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, машина-трактор паркларына капремонт программасы буенча финанслау күләме 164 млн. 182 мең 700 сум тәшкил итә. Планда 68 машина-трактор паркы. 9 августка эшләр 39 объектта бара.   9 райондагы 24 объектта эшләр тәмамланган.   

35 муниципаль берәмлектәге 129 иген амбарына капиталь ремонт каралган. Финанслау күләме 368 млн. 341 мең сум. 9 августка 56 объектта эшләр бара. 28 райондагы 71 объектта эшләр тәмамланган.   

Ирек Фәйзуллин «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында хәбәр иткәнчә, республикада барлыгы  күп фатирлы йортның 9439 ишегалды исәпләнә. Бүгенгә 8326 (98%) ишегалды үлчәнгән. 7696 сендә (90,3%) схемалар әзерләнгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.