Рөстәм Миңнеханов Татарстанның эшлекле партнёрлары белән очрашуда: Без сезнең уңышлар белән горурланабыз

18.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстанның эшлекле партнерлары" ХIV форумының пленар утырышы эшендә катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды. 

Форум Казанда 17-20 декабрь көннәрендә барачак. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхеразыев хәбәр иткәнчә, форумда Россия Федерациясенең 63 төбәгеннән, 29 чит илдән 600 делегат катнаша. 

Чара башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе күргәзмәсен карап чыкты, күргәзмә комплекс холларының берсендә оештырылган иде. 

Пленар утырышта Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән килгән эшкуарлар андагы җирле татарлар тормышы, татар эшкуарларының бизнес проектларын гамәлгә ашырулары, Татарстаннан булган партнерлар белән эшлекле хезмәттәшлек турында сөйләделәр. 

Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга Татарстанга килгәннәре һәм республика тыгыз хезмәттәшлекләре өчен рәхмәт белдерде. «Мин бу очрашуга бик шатмын. Без сезнең уңышлар белән горурланабыз. Сез – безнең таяныч. Менә шундый янып йөрүче кешеләр булганга, безнең милли гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне һәм телебезне Татарстаннан еракларда да саклап калу мөмкин була», - диде ТР Президенты. 

Ул билгеләп үткәнчә, татар халкын берләштерү буенча зур эш алып барыла. Монда Бөтендөнья татар конгрессы зур роль уйный. «Россиянең башка төбәкләренә һәм чит илләргә эш сәфәребез вакытында без ватандашларыбыз белән очрашырга тырышабыз. Безне борчыган мәсьәләләр турында фикер алышабыз, булдыра алган кадәр ярдәм күрсәтергә омтылабыз. Багланышларны саклау, шул исәптән эшлекле бәйләнешләрне дә бик мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул кыскача гына узып баручы ел йомгаклары турында сөйләде. Татарстанда 40 республика программасы гамәлгә ашырылып тәмамланып килә, күпчелеге авылны үстерүгә юнәлгән. Республика икътисадый яктан үсеш темпларын саклап килә. Үткән атнада РФ Президенты Владимир Путин 4 нче мәртәбә бездә – «КАМАЗ»ның 50 еллыгын бәйрәм итү тантанасында булды», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

«Шунысын да билгеләп үтәсем килә, сез монда кунакта түгел. Татарстан – сезнең дә йортыгыз. Без һәрвакыт сезгә шатбыз. Киләчәктә дә хезмәттәшлектә булырбыз дип ышанам», - диде Татарстан Президенты. 

Азакта Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.