2019 елда Татарстанда Казанның 15 сәүдә мәйданчыгында һәм Чаллының 2 сәүдә мәйданчыгында, «Яңа Тура» технополисында һәм Зеленодольск районының Осиново бистәсендә 21 ярминкә көне оештырылган. Чаралар 30 марттан 27 апрельгә кадәр һәм 14 сентябрьдән 28 декабрьгә кадәр узган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Наил Залаков хәбәр иткәнчә, ярминкәләр барышында сәүдә мәйданчыкларына барлыгы 1,3 млрд сумлык продукция китерелгән. Итләрдән – 2 мең тонна, сөт - 500 тонна, шикәр комы - 1000 тонна, он - 850 тонна, ярмалар - 300 тонна, тавык йомыркасы - 10 млн. данә, бәрәңге - 8 мең тонна, яшелчәләр - 5,5 мең тонна, бөртекле ашлык - 5 мең тонна. 70% продукция Казанда сатылган.
Түбән Камада, Әлмәттә, Чистайда, Лениногорскта, Зәйдә, Алабугада, Бөгелмәдә, Баулыда, Урыссуда ярминкәләр мөстәкыйль уздырыла, аларга 270 млн. сумлык продукция китерелгән.
Наил Залаков билгеләп үткәнчә, ярминкәләрдәге бәяләр гадәттәгечә уртачадан кимрәк булган. Ул муниципаль берәмлекләр башлыкларына ярминкәләрдә актив катнашкан өчен рәхмәт белдерде.
Наил Залаков шулай ук республика җитәкчелегенең ярдәмен дә билгеләп үтте, аерым алганда, транспорт чыгымнарын кире кайтару буенча.
Видеоконференция режимында элемтә кысаларында Казан мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, бу ярминкә мәйданчыклары шәһәр кешеләре өчен дә, фермерлар өчен дә кирәк, шуңа күрә шәһәрдә аларны уздыру өчен яңа уңайлы мәйданчыклар сайлап алынган инде.