Бүген Казан Кремлендә «Динамо – Ак Барс» чирәмдәге ир- атлар хоккей клубы һәм «Ак Барс – Динамо» чирәмдәге хатын-кызлар хоккей клубы - 2025 елгы сезонның чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионнары коллективларын хөрмәтләү тантанасы узды.
Спортчыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.
«Сезне Казан Кремлендә сәламләвемә һәм 2025 елгы сезонның чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионатында чираттагы җиңүләргезе белән котлавыма шатмын, - диде Рөстәм Миңнеханов, тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Безнең титуллы ир-атлар командасы илнең Суперкубогын яулады һәм 23 нче тапкыр Россия чемпионы титулын яулады. 15 ел дәвамында безнең ир-атлар командасына ил чемпионатында тиңнәр юк. Ир-атлар командасының уңышын безнең кызлар да хуплады, алар, үз көндәшләрен ышанычлы җиңеп, бишенче тапкыр мактау пьедесталының иң югары баскычына күтәрелделәр».
Татарстан Рәисе ассызыклаганча, мондый җиңүләр - югары осталык, тырышып күнегүләр ясау һәм җиңүгә ныклы теләк нәтиҗәсе.
"Сез Татарстанның спорт традицияләрен лаеклы дәвам итәсез. Бик зур рәхмәт сезгә!",- диде ул спортчыларга. Спорттагы уңышлы казанышлар яшьләрне илһамландыра, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштырырга ярдәм итә һәм бу искиткеч спорт төренә яңа спортчыларны җәлеп итә, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул командалар җитәкчелегенә, уенчыларга, тренерлар штабларына, республиканың Чирәмдәге хоккей федерациясе җитәкчелегенә, клублар иганәчеләренә һәм «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенә рәхмәт белдерде.
"Сезнең гаиләләрегезгә, дусларыгызга һәм якыннарыгызга, җанатарларга һәм барлык татарстанлыларга аерым рәхмәт белдерәсем килә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Ышанам ки, аларның даими көч биреп торулары киләчәктә дә нәтиҗәле уен өчен этәргеч булачак, ә сез киләчәктә дә безне спорттагы казанышларыгыз һәм ышанычлы җиңүләрегез белән сөендерәчәксез. Тагын бер тапкыр барыгызны да 2025 ел сезонының триумфаль тәмамлануы белән котлыйм. Сезгә бәхет, сәламәтлек һәм алга таба уңышлар телим».
Җавап сүзендә «Ак Барс – Динамо» чирәмдәге хатын-кызлар хоккей клубының баш тренеры Валентина Апельганец белдергәнчә, спортчылар Кубокны саклап кала алулары һәм Татарстанның чирәмдәге хоккееның югары дәрәҗәдә булуын чираттагы мәртәбә исбатлый алулары белән горурланалар. «Бездә иң яхшы стадион һәм киләчәктә дә яңа үрләр яуларлык мөмкинлеге булган иң яхшы командабыз бар. Бу катлаулы вакытта зур ярдәм күрсәткәнегез өчен бик зур рәхмәт!"- диде ул.
«Динамо – Ак Барс» чирәмдәге ир-атлар хоккей клубының баш тренеры Араик Маргарян һәм «Динамо-Ак Барс» чирәмдәге ир-атлар хоккей клубы капитаны Павел Голубев шулай ук чирәмдәге хоккей кебек спорт төренә ярдәм иткәннәре һәм гомумән республикада спортка игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерделәр.
Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре «Динамо – Ак Барс» чирәмдәге ир-атлар хоккей клубы һәм «Ак Барс – Динамо» чирәмдәге хатын-кызлар хоккей клубы спортчыларына һәм тренерлар составы вәкилләренә тапшырылды.
Спортчылар үз чиратында Татарстан Рәисенә чемпионатларның алтын медальләрен һәм сувенирлар тапшырдылар.
Чара бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.