Рөстәм Миңнеханов Лаос министры, Сәясәт һәм милли администрация академиясе Рәисе Пхувонг Ункхамсен белән очрашты

14.10.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаос Халык-Революцион партиясе Үзәк комитеты әгъзасы, Лаос министры, Сәясәт һәм милли администрация академиясе Рәисе Пхувонг Ункхамсэн әфәнде белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды. Россия-Лаос мөнәсәбәтләре кысаларында озак вакытлы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Татарстан Рәисе Пхувонг Ункхамсэн әфәндегә Татарстанда булу уңайлы, нәтиҗәле булыр дип ышаныч белдерде. Лаос - Россиянең Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге күптәнге һәм ышанычлы партнеры, Россия-Лаос хезмәттәшлеге күп планлы һәм үзара файдалы характерда, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанга килгәндә, Татарстан предприятиеләренең Лаоста эшләү тәҗрибәсе бар. Мәсәлән, бу илгә КАМАЗ автомобильләре китерелә, моннан тыш, Казан вертолетар заводының Лаос белән кооперация тарихы уңышлы.

Рөстәм Миңнеханов кунакка кыскача, Россиянең алдынгы һәм сәнәгый яктан алга киткән төбәкләренең берсе буларак, Татарстан икътисады турында сөйләде. Очрашу барышында сүз гуманитар хезмәттәшлек турында барды.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан югары уку йортларында 20 меңнән артык чит ил гражданы белем ала. Лаостан килгән абитуриентларга шат булачакбыз, диде ул Ункхамсэн әфәндегә мөрәҗәгать итеп. Без багланышларга ачык, диде Рөстәм Миңнеханов.

Искәртәбез, Лаос Халык-революцион партиясе Үзәк комитеты әгъзасы, министр, Лаос Сәясәт һәм милли администрация академиясе Рәисе Пхувонг Ункхамсэн Татарстанга эш сәфәренә килде, визиты барышында ул Казан федераль университетына, төбәкнең кайбер сәнәгать предприятиеләренә һәм башкаларга барачак.

Белешмә өчен:

Быелның октябрендә Россия һәм Лаосның ике яклы дипломатик элемтәләренә 65 ел тулды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.