Бүген Казанда Россия Федераль Собраниесе Федерация Советы һәм Үзбәкстан Олы Мәҗлесе Сенаты арасында Хезмәттәшлек комиссиясенең Х утырышы уза. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов комиссия рәистәшләре Ильяс Умаханов һәм Садыйк Сафаев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов комиссиянең унынчы юбилей утырышын уздыру урыны итеп Казанны сайлаганнары өчен рәхмәт белдерде. «Республика белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибарыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә. Ышанам ки, безнең партнерлыкны ныгытуда парламентара элемтәләр аерым роль уйный", - дип ассызыклады ТР Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы мондый чараларны уздыру мәйданчыгына беренче тапкыр гына әйләнми. Алар арасында 2022 елда узган Үзбәкстан парламенты белән элемтә буенча Россия Дәүләт Думасы депутатлар төркеменең һәм Дәүләт Думасы белән хезмәттәшлек буенча Олы Мәҗлес Закон чыгару палатасының парламентара төркеменең уртак утырышы да бар. Парламентарийлар арасында элемтәләрне алга таба киңәйтүдә җитди потенциал бар.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, соңгы елларда Үзбәкстан белән багланышлар сизелерлек активлашты. Узган ел Казанда ике тапкыр Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёев булып китте. Быел май аенда Үзбәкстан делегациясе «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы эшендә катнашты. Татарстан вәкилләре шулай ук Үзбәкстанда булалар, уртак проектларны алгасөрәләр, төрле өлкәләрдә тәҗрибә уртаклашалар.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан-Үзбәкстан товар әйләнешенең динамик рәвештә үсүен билгеләп үтте. «Безнең үзара товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр күләмен һәм номенклатурасын арттыру өчен бөтен мөмкинлекләребез бар", - дип ышанып әйтте республика Рәисе.
Ул шулай ук туризм, фән һәм мәгариф, сәнәгать мәйданчыкларын үстерү һәм башка юнәлешләр өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү перспективаларын билгеләде.
Үзбәкстан Республикасы Олы Мәҗлесе Сенаты Рәисенең беренче урынбасары Садыйк Сафаев Татарстан җитәкчелегенә делегациянең Казанга визитын югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук Үзбәкстан Президенты исеменнән җылы сәламләү сүзләрен җиткерде.
"Россия һәм Үзбәкстан арасындагы ике яклы хезмәттәшлекне ныгытуга сезнең мөнәсәбәтегезне югары бәялибез. Без Татарстанның динамик үсешен игътибар белән күзәтәбез", - диде ул.
"Без Татарстан уңышларына сөенәбез. Сезнең республика - Үзбәкстан белән төбәкара хезмәттәшлек авангарды, лидеры. Безнең комиссия эшенә килгәндә, без аның конкрет эшләр комиссиясе булуын телибез", - дип ассызыклады Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисенең беренче урынбасары Ильяс Умаханов.