Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (МГИМО) ректоры Анатолий Торкунов мәгарифне үстерү һәм илнең әйдәп баручы югары уку йортлары белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Очрашу МГИМОда узды. Фикер алышу темаларның берсе ясалма акыл кебек юнәлешнең үсеше булды.
Югары уку йорты ректоры белән бергә Рөстәм Миңнеханов МГИМО нейромаркетинг лабораториясе эше белән танышты. Лаборатория заманча технологияләрне классик һәм яңа белем бирү программаларына һәм юнәлешләренә интеграцияләү, шулай ук университетка яңа кадрлар, тышкы партнерлар һәм заказчылар җәлеп итү өчен булдырылган.
Искәртәбез, югары уку йортында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, Татарстан Республикасы Ректорлар советы рәисе, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Ленар Сафин һәм башкалар катнашты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Россия Тышкы эшләр министрлыгының МГИМО студентлары, шул исәптән Татарстан студентлары белән очрашты.
Белешмә өчен:
Татарстан Республикасы һәм МГИМО хезмәттәшлекнең күптәнге тарихына ия. Татарстан Республикасы, Россия Тышкы эшләр министрлыгының МГИМО һәм Халыкара энергетика сәясәте һәм дипломатия институты арасында хезмәттәшлек турында килешү 2014 елның ноябрендә Казан Кремлендә имзаланган иде.
Документта Татарстан Республикасы өчен кадрларны максатчан әзерләүне оештыру, килешүне гамәлгә ашыру буенча эш төркеме төзү, магистратура, МВА махсуслаштырылган программаларын әзерләү һәм квалификация күтәрү буенча «юл картасы» эшләү өчен үзара хезмәттәшлек итү каралган.
МГИМО «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара форумының даими партнеры һәм катнашучысы булып тора.
Казан (Идел буе) федераль университеты (КФУ) студентлары ел саен МГИМО, КФУ һәм Кабарда-Балкар дәүләт университеты оештырган Гомумроссия һөнәри юнәлешле академик мобильлек программасында катнашалар.