Рөстәм Миңнеханов: Төп бурыч - барлык керем чыганаклары буенча кертемнәрнең уңай динамикасын дәвам итү

27.10.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елның 9 аенда республиканың берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары буенча финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсен уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 9 ай эчендә республиканың берләштерелгән бюджетына кертемнәр күләме 487 млрд сум тәшкил иткән, шулардан үз керемнәре - 421 млрд сум. "Төп бурыч - барлык керем чыганаклары буенча кертемнәрнең уңай динамикасын дәвам итү. Шулай ук без беренчел һәм социаль әһәмияткә ия йөкләмәләрне һичшиксез үтәүне һәм бюджетның нисбәтлелеген тәэмин итәргә тиеш. Киләсе елга бюджет шактый кытлык белән планлаштырыла, безнең инде бүген үк аны каплау программасы булырга тиеш. Ситуация көтелмәгән булырга мөмкин, шуңа күрә без барлык мөмкин булган сценарийларны да эшләргә тиеш", - дип ассызыклады республика Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов Салым кодексында 2026 ел башыннан гамәлгә ашырылачак үзгәрешләргә аерым игътибар бирергә өндәде. Карала торган төп яңалыклар - өстәлгән бәягә салым ставкасының 22%ка кадәр үсүе, керем 10 млн сумнан артып киткәндә салым салуның гадиләштерелгән системасында оешмалар тарафыннан НДС түләү. «Хөкүмәткә салым законнарындагы үзгәрешләрнең республика икътисадына йогынтысын бәяләргә кирәк", - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Бюджетка кертемнәрнең мөһим резервы дип Рөстәм Миңнеханов салым бурычын атады, ул быелның 1 октябренә 11,2 млрд сум тәшкил итә. Рәис аны кыскарту эшен дәвам итәргә, бу мәсьәләне даими контрольдә тотарга өндәде.

Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, быелның ахырына кадәр 2 ай калган, шул ук вакытта федераль акчаларны үзләштерү еллык планлы билгеләнешләрнең 65%ын тәшкил итә. Моннан тыш, агымдагы елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 44 млрд сум каралган, шуның 24 млрд сумы - федераль акчалар. "Федераль трансфертларны тулысынча үзләштерүне һәм акчаларны нәтиҗәле тотуны тәэмин итү мөһим. Барыгызның да кушылуыгызны сорыйм. Федераль үзәк белән килешүләрдә салынган параметрларга ирешергә кирәк", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларга.

Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин билгеләп үткәнчә, 2024 елның гыйнвар-сентябрь айларына салым керемнәре 80 млрд сумга арткан, 1 трлн 201 млрд. сум тәшкил иткән. Республиканың берләштерелгән бюджетына 23 млрд. сумга үсеш белән 370 млрд. сумнан артык акча күчерелгән. Бюджеттан тыш фондларга иминият кертемнәре буенча түләүләр 52 млрд сумга диярлек арткан.

Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча керемнәрнең артуы аларның күбесендә күзәтелә. Шуның белән бергә, нефтькә бәяләр кимү һәм сумның долларга карата югары курсы аркасында «файдалы казылмалар чыгару»да түләүләр кимегән.

Федераль бюджетка күчерелгән салымнар өлеше 2025 елның 9 аенда 65% тәшкил итә, республиканың берләштерелгән бюджетына - барлык түләүләрнең 35%ы.

"Агымдагы елның сентябрендә Хөкүмәт белән икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшмәдә Россия Президенты икътисадның күләгәдәге секторына һәм салым түләүдән качуга каршы көрәшне көчәйтү бурычын төгәл билгеләде, бу безнең эштә стратегик өстенлек булып тора. Безнең бурыч – күзәтчелек һәм хокук саклау органнары белән бергәләп, бюджет системасы өчен минимум югалтулар тәэмин итеп, эшкуарлык эшчәнлегенең мондый субъектларының хокуксыз гамәлләрен булдырмау эшен көчәйтү», - диде Марат Сафиуллин.

Ул шулай ук 2024 елда гражданнарның керемнәре буенча декларация кампаниясе йомгаклары турында да сөйләде. 1 октябрьгә алар тарафыннан бюджетка 5,5 млрд сумга якын өстәмә түләүгә НДФЛ суммасы белән 478 мең декларация тапшырылган, бу узган ел белән чагыштырганда 600 млн сумга күбрәк. 127 млн сум түләнмәгән килеш кала, шулар буенча недоимканы түләтү буенча бөтен чаралар комплексы кабул ителгән.

Татарстан финанс министры Марат Фәйзерахманов хәбәр иткәнчә, 2025 елның 9 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының керем өлешенә 421 млрд сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр кергән, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджетына - 349 млрд сум, җирле бюджетларга - 72 млрд сум. 2025 елның тугыз аенда табышка салым 111,5 млрд сум тәшкил иткән.

Хисап чорында физик затлар кеременә салым республиканың берләштерелгән бюджетына 149 млрд сум күләмендә кергән. Берләштерелгән бюджетка акцизлар 34,7 млрд сум тәшкил иткән. Республиканың берләштерелгән бюджетына тулаем керемгә салым 28 млрд сум тәшкил итә. Җир салымы җирле бюджетларга 7 млрд сум күләмендә кергән. Берләштерелгән бюджетка салым булмаган керемнәр 50,7 млрд сум күләмендә кергән, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджетына - 43,1 млрд сум, җирле бюджетларга - 7,6 млрд сум.

Берләштерелгән бюджет чыгымнары 443 млрд сум тәшкил итә. Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнары - 364 млрд сум, җирле бюджетлар чыгымнары - 149 млрд сум. Ел башына калган бюджет акчалары һәм 9 айда кергән керемнәр арттырылган хезмәт хакын тулысынча һәм вакытында түләргә, барлык дәрәҗәдәге бюджетларның планлаштырылган чыгымнарын җитәрлек күләмдә финансларга мөмкинлек биргән.

Быел илкүләм проектларны үтәү дәвам итә. 2025 елга республикада илкүләм проектлар кысаларындагы чараларны финанслауның гомуми күләме 44,1 млрд сум тәшкил итә. 9 айда 29 млрд сум үзләштерелгән.

Бюджет үтәлеше буенча төп бурычлар - бюджетның керем өлешен сыйфатлы үтәүне тәэмин итү, бурычларны киметү, республика бюджеты акчаларын һәм федераль акчаларны үз вакытында, нәтиҗәле һәм тулы күләмдә үзләштерү, 2026-2028 елларга республика бюджетын карау һәм раслау эшләрен төгәлләү. Үз чиратында, муниципалитетларга салым салу мәсьәләләрендә үз вакытында карарлар кабул итәргә кирәк. Алга таба билгеләнгән срокларда җирле бюджетларны расларга.

Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы Рөстәм Нуриәхмәтов хәбәр иткәнчә, 2025 елның 9 аенда барлык дәрәҗәдәге бюджетлар арасында керемнәрне бүлү вәкаләтләрен башкарганда Федераль казначылык органнары Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондына 639 млрд сум яки узган елга карата 112% күчергән. Керемнәр күләме, бюджетара трансфертларны исәпкә алмыйча, 421 млрд сум тәшкил иткән - узган елга карата 114%.

Нәтиҗәләр ясап, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген табышка салым буенча иң катлаулы вәзгыять. Күп кенә предприятиеләр ел ахырына кадәр түләүләрнең тагын да кимүен көтә.

"Вәзгыять киеренке. Тармак министрлыкларына җитештерүчеләребезнең агымдагы күрсәткечләренә даими мониторинг алып барырга, аларның фаразларын анализларга кирәк. Бергәләп алга таба үсеш юлларын карарга, аларга ярдәм итү өчен чаралар күрергә һәм предприятиене кызыксындырган мәсьәләләрне федераль дәрәҗәдә хәл итүне күзәтергә. Икътисад министрлыгына, Финанс министрлыгы һәм салым хезмәте белән берлектә, эшне җайга салырга кирәк", - диде республика Рәисе.

Физик затлар кеременә салымга килгәндә, Рөстәм Миңнеханов формаль булмаган хезмәт базарын кыскарту, хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү буенча эшне дәвам итәргә өндәде. «Күләгәдәге» хезмәт хакын легальләштерү комиссияләре кысаларында республика дәрәҗәсендә дә, муниципаль дәрәҗәдә дә НДФЛ буенча бурычлар белән эшне активлаштырырга кирәк. Кайбер муниципалитетлар буенча агымдагы салым бурычлары арткан: Казан, Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама, Зеленодольск, Югары Ослан, Әлмәт районнары. Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар башлыкларына бу хәлне контрольгә алырга кушты.

«Мөһим мәсьәлә - физик затлардан мөлкәт салымнарын җыю. Дәүләт һәм муниципаль органнарга, федераль хезмәтләргә һәм предприятиеләргә 2024 ел өчен 1 декабрьгә кадәр аңлату эшләре алып барырга һәм мөлкәт салымнарын түләүне тәэмин итәргә кирәк», - дип игътибарны юнәлтте Республика Рәисе.

Ул шулай ук муниципаль җирләрдән һәм мөлкәттән файдаланудан алынган салым булмаган керемнәр буенча җентекле анализ ясарга өндәде. Аренда түләүләре буенча бурычлар арткан кайбер муниципалитетларда (Тукай, Бөгелмә, Әлмәт, Чистай районнары) бюджетка түләүләр җыю буенча чаралар күрергә кирәк. Быелның 9 аенда республиканың берләштерелгән бюджеты чыгымнары еллык планның 68%ын тәшкил иткән.

"Аерым игътибар бирәм - елның соңгы көннәрендә чыгымнарны үткәрү ярамый. Министрлыкларга, ведомстволарга һәм муниципалитетларга акчаларны нәтиҗәле тотуны, федераль финанслауны да кертеп, бирелгән лимитларны тулысынча үзләштерүне тәэмин итәргә кирәк. Моннан тыш, киләсе елга федераль финанслау өчен Татарстан объектларын һәм чараларын дәүләт программаларына һәм илкүләм проектларга кертү буенча актив эш алып барырга кирәк. Хөкүмәткә бу эшне җайга салырга кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бюджет өлкәсендә хезмәт хакын арттыру өчен мөһим резерв - учреждениеләрнең бюджеттан тыш эшчәнлегеннән кергән керемнәрнең бер өлешен хезмәт өчен түләүне арттыруга юнәлтү. Шул ук вакытта Балык Бистәсе һәм Кайбыч районнарында түләүле хезмәтләр күрсәтү планы түбән дәрәҗәдә үтәлгән.

Татарстан Рәисе төп бурычларның берсе итеп 2026 елга бюджетларны раслауны атады. Татарстан Республикасы бюджеты проекты Дәүләт Советына кертелгән һәм бу атнада 1 укылышта каралачак. "Республика Хөкүмәтенә Дәүләт Советы белән барлыкка килгән барлык мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Муниципалитетларга ноябрь аенда җирле салымнар буенча тиешле муниципаль карарлар кабул итәргә, муниципаль бюджетларны Финанс министрлыгы белән килештерелгән фараз күрсәткечләренә туры китереп кытлыксыз итеп раслауны тәэмин итәргә кирәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.