Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль Иминлек хезмәтенең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча Чик буе идарәсе башлыгы Юрий Урванов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашуда Татарстан Хөкүмәте һәм чик буе ведомствосының үзара хезмәттәшлеге, төбәк территориясендә иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Россия Федераль Иминлек хезмәтенең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча Чик буе идарәсе дәүләт чигенең коры җир участогында чик иминлеген тәэмин итә, шулай ук Казан, Түбән Кама, Түбән Новгород, Пермь, Самара, Саранск, Саратов, Ульяновск, Уфа һәм Чабаксар һава үткәрү пунктларында (аэропортларында) эшчәнлек алып бара.