Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Татарстан якташлыгы» төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Пашков йортында (Мәскәү, Воздвиженка ур.) узды.
Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов өчен Пашков йорты буйлап экскурсия уздырдылар. Хәзер бина Россия Дәүләт китапханәсенә карый, Мәскәүдә архитектура һәйкәлләренең берсе булып тора.
Пашков йортында мәдәни-күргәзмә үзәге, китапханә фондлары урнашкан, алар махсус саклау режимын таләп итә: кулъязмалар бүлеге, картография басмалары бүлеге, нота басмалары һәм тавыш язмалары бүлеге. Татарстан Рәисе китапханәнең иң матур уку залларының берсе булган Румянцев залын карап чыкты. Россия Дәүләт китапханәсендә дөньяда иң зур карталар, атласлар, планнар, глобуслар тупланмасы бар. Иң иске экземплярлар махсус саклау шартларын таләп итә, залда бик күп кызыклы артефактлар куелган. Рөстәм Миңнехановка «Ацтеклар глобусы»н күрсәттеләр, ул картография басмалары бүлегендә.
«Татарстан якташлыгы» белән очрашу видеороликтан башланды, анда Татарстанның соңгы биш елдагы төп казанышлары күрсәтелде.
Кереш сүз белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин мөрәҗәгать итте.
Аннары чарада катнашучылар белән аралашу барышында Татарстан Рәисе республика икътисадындагы һәм социаль сәясәтендәге актуаль бурычлар турында сөйләде.
«Бүген безнең төп бурычыбыз – республикабызны илдә иң яхшыларның берсе итү, - диде ул. - Менә шул юнәлештә эшләячәкбез дә инде – сезнең белән бергә».
Татарстанны БРИКС саммиты кебек халыкара чаралар уздыру нәтиҗәсендә бөтен дөньяда таныйлар, диде Татарстан Рәисе. Нәкъ бер ел элек Казанда узган БРИКС саммиты турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, иң зур казаныш Россия Президенты Владимир Путинның ышанычы булды – ул Казанга һәм Татарстанга БРИКС саммитын уздыруны ышанып тапшырды, анда күп илләр вәкилләре килгән иде. "Кайбер илләр безнең илдән читкә борылды, әмма без актив эшләгән ислам дөньясы мөнәсәбәтләрне саклап калды. Бөтен дөньядан безгә бик күп кунаклар килә", - дип ачыклык кертте Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Кытай хезмәттәшлекнең яңа юнәлеше булуын искәртте. Быел Татарстанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» өченче халыкара форумы узды. 2025 елда Һиндстан белән актив эшли башладык – октябрьдә Казанда «TIME: Россия – Һиндстан. Үзара Нәтиҗәлелек» эшлекле форумы узды.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Казан 2026 елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласы булу хөрмәтенә лаек булды.
"Бүген безгә Татарстан территориясендә яшәүче барлык милләт вәкилләренең үз телләрен дә, мәдәниятләрен дә, милли бәйрәмнәрен дә онытмауларын күрсәтү бик мөһим. Һәм, әлбәттә, без хезмәттәшләребезне татар һәм рус милли бәйрәмнәренә генә чакырмаячакбыз – бездә марый, мордва, удмурт, чуаш бәйрәмнәрен дә билгеләп үтәләр. Минемчә, безгә Татарстан үрнәгендә илебезне – аның бөтен күптөрлелеген, аның дустанә мөнәсәбәтен күрсәтергә кирәк", - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, ул, кыенлыкларга карамастан, Татарстан икътисадының үсә баруын ассызыклады. — "Бергә булганда без барысын да җиңәчәкбез", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Очрашуда Россия Федерациясе Мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин катнашты. Ул Рөстәм Миңнехановка Россия мөселманнарының иң югары бүләге - «Әл Фәхр" мактау орденын тапшырды.
Чара концерт программасы белән тәмамланды, анда артистлар, музыкаль коллективлар, ТР Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре клубы әгъзалары катнашты.