Рөстәм Миңнеханов: Татарстан үзенең новаторлык проектлары белән көчле

10.12.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» XVI республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Чара Казанда «Корстон» комплексында узды. Тантаналы чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, иң яхшы инновацион идеяләрне бүләкләү Татарстанда яхшы гадәткә әверелде. 2005 елдан башлап бәйге инновацион эшчәнлек үсешендә һәм яңа технологик чишелешләрне ачыклауда мөһим фактор булып, республиканың әһәмиятле вакыйгаларының берсенә әверелде.

"Чара һәрвакыт зур кызыксыну уята. 2005 елдан башлап конкурска 23,5 мең гариза бирелгән, шуларның 2,3 меңе – җиңү яулаган. Быел булган оештыру кыенлыкларына һәм чикләүләренә карамастан, конкурс үз ихтыяҗын раслады. Катнашу өчен 1 мең 934 проект тәкъдим ителгән, аларның 175 е җиңүче дип табылган», - диде ТР Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, ел саен катнашучылар саны арта бара. Шул ук вакытта Татарстан Республикасы хисабына гына түгел, Россиянең төрле төбәкләре, шулай ук чит илләр хисабына да. Катнашучыларның киң географиясе Татарстанга иң яхшы проектларны һәм аларны булдыручыларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республиканың инновацион юнәлешне үстерүдә партнерлары - Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе, Россия венчур компаниясе, Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фонды, Россия һәм дөньяның алдынгы фәнни үзәкләре. «Форсаттан файдаланып, сезгә катнашуыгыз һәм безнең проектларга һәрьяклап ярдәм итүегез өчен рәхмәт белдерәсем килә», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов партнер оешмалар вәкилләренә.

ТР Президенты катлаулы чорда конкурс партнерлары булып чыгыш ясаган һәм катнашучыларга стипендия ярдәме күрсәткән компанияләргә аерым рәхмәт белдерде. Бу - «Ак Барс» Банк, «Татнефтехиминвестхолдинг», «Связьинвестнефтехим», «Химград», «Татнефть» һәм ИТ-парк.

"Дөнья масштабындагы катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, без ИТ-проектлар һәм финтех, сәнәгатьтә, транспортта һәм авыл хуҗалыгында яңа технологияләр булдыру кебек юнәлешләр буенча киләчәктә эшләргә тиеш. Бу секторларны үстерү венчур инвестицияләрен җәлеп итүдән башка мөмкин түгел, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. - Медицина һәм биотехнологияләр өлкәсендәге эшләнмәләр конкурсның төрле номинацияләрендә җиңүчеләр булды. Мондый инновацион проектлар бүген аеруча актуаль".

Шулай ук республикада бизнес алып бару өчен инновацион һәм инвестицион инфраструктура булдыру, яңа производстволар ачу һәм технологияләр трансферы өчен уңайлы шартлар булдыру, шулай ук үз талантларын һәм квалификацияле кадрлар агымын тәрбияләү өлешендә актив эш алып барыла. ТР Президенты билгеләп үткәнчә, «50 инновацион идея» һәм «Идея-1000» конкурслары яшь акылларга уку белән бергә үз проектларын үстерергә, инновацион эшмәкәрлектә үзеңне сынап карарга, югары уку йортлары һәм бизнес белән нәтиҗәле мөнәсәбәтләр урнаштырырга мөмкинлек бирә. «Аларның проектларының идеяләрдән әзер технологияләргә күчерелүе бик мөһим. Югары уку йортлары, венчур фондлары һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләреннән җиңүче проектларга игътибар итүегезне сорыйм", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Татарстан Президенты «Перспектива»номинациясендә конкурста җиңүчеләрне бүләкләде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев