Коронавирус пандемиясенә бәйле барлык кыенлыкларга карамастан, Татарстан җитәкчелеге инвесторларга һәм бизнес-берләшмәләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвесторлар клубы утырышында хәбәр итте.
Очрашу Казанның Kazan Palace Hotel by Tasigo кунакханәсендә узды. Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов кунакханәнең яңа корпусын карап чыкты һәм компаниянең алдагы планнары белән танышты.
Үз чыгышында Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, Covid-19 пандемиясе икътисадка җитди йогынты ясады, әмма бүгенге көндә Татарстан чикләүләр режимында эшләргә өйрәнде инде. «Бу безнең өчен яхшы сынау булды. Әлеге афәт безне берләштерде. Мин бизнес вәкилләренә рәхмәт белдерәсем килә. Иң катлаулы вакытта кайбер предприятиеләр һәм оешмалар хәйрия чараларында актив катнаштылар, кыска вакыт эчендә битлекләр һәм саклагыч костюмнар җитештерүне җәелдерделәр», - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика бизнеска ярдәм итүгә зур игътибар бирә. "Ныклы икътисад күбесенчә бизнесның тотрыклы үсешенә бәйле. Без һәрвакыт үзҗитешле булырга тырыштык. Безнең республикада тормышка ашырырга ниятләнелгән проектлар күп. Мин аларның барысы да гамәлгә ашырылыр дип ышанам. Әлбәттә, бу проектларның күбесе яңа алымнар таләп итә», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.
"Барлык кыенлыкларга карамастан, без киләчәктә дә инвесторларга һәм бизнеска ярдәм итәчәкбез. Безнең иминлек күбесенчә сезнең эшчәнлегегезгә бәйле", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Агымдагы елның 9 аенда шәхси инвестицияләр күләме 336,5 млрд. сум тәшкил иткән. Иң актив чит ил инвесторлары – Германия, Нидерланд, Төркия һәм Финляндия.
«Яңа эре һәм миллиардлы проектлар турында сөйләсәк, Кытай инвесторлары белән, мәсәлән, без суыткыч техникасы җитештерү буенча завод төзиячәкбез, сөт эшкәртү буенча Россиянекеләр белән – цифрлы системалар компонентлары һәм транспорт чаралары белән идарә итү өчен интеллектуаль телематик карарлар һәм башкалар», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.