Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

24.12.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда катнашучыларның бер өлеше видеоконференцэлемтә режимында элемтщгщ керде («Татнефть» ГАҖ, ТАИФ компаниясе һ.б.).

«РЗМТ» АҖ (Ростех ДК) генераль директоры Юрий Зозуля агымдагы микрореакторлар һәм микрофлюидика турында кече тоннажлы химиядә производстволар булдыруның уникаль мөмкинлеге турында нотык сөйләде. Ул, аерым алганда, микротоннажлы җитештерү өчен микрореактор җиһазларының мисалларын китерде.

Аннан соң «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин вузлар – К(И)ФУ һәм КМТТУ белән хезмәттәшлек корырга тәкъдим итте. Бу яңа юнәлеш, диде ул, һәм җиң сызганып эшләргә кирәк. Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» һәм «ТАИФ» компанияләренә мөрәҗәгать итте һәм аларга мәсьәләне хәл итәргә тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, илдә кече тоннажлы химия түбән дәрәҗәдә. Әйдәгез, фән белән бергә бу проектларны кулланырга тырышыйк, диде ул, шул ук вакытта иң мөһиме – базар булу һәм җитештерүнең үзкыйммәте.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ассызыклаганча, «Татнефть» һәм «ТАИФ» компанияләре инновацион проектлар белән эшләүгә зур игътибар бирә.

Аннары «Таттелеком» ГАҖ генераль директоры Айрат Нуретдиновның «Предприятиене үзгәртеп кору юллары: корпоратив аналитик үзәк практикасы» дигән нотыгы тыңланды.

Бензолны куллану перспективалары һәм Татарстан Республикасында полиамид 66 җитештерүе турында «КамГеоТекс» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Владимир Смирнов сөйләде.

«ТАНЕКО»да («Татнефть» төркеме) һәм «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖдә  («ТАИФ» төркеме) бензолны җитештерүдә  полиамид 66ны куллана башларга мөмкин. Бу продукт автокомпонентлар (карбюраторлар, автомобильләр өчен подкрылкалар, бамперлар, утыргычлар), автошиналар кордлары, самолет детальләре, шулай ук текстиль җепләр һәм җепселләр чыгару өчен кирәк. Полиамидтан бораулау җайланмаларына комплектлау әйберләре ясыйлар. Болар – бораулау диварларындагы протектор күчерүчеләр, подшипниклар, насос штангалары үзәкләре, вакуум-фильтрлар өчен рәшәткәләр һ. б.

«Хәзер һәр тонна бензинга ихтыяҗ зур! Бу – дефицит продукт, - диде утырыш барышында «Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин. - Аны дөрес кулланганда кирәкле продукция ясарга мөмкин. Полиамид66 – бу үсешнең яңа баскычы. Бу – меңләгән яңа эш урыны, шулай ук кече бизнес өчен мөмкинлекләр".

Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәлә буенча «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ һәм «Татнефть» ГАҖ белән фикер алышырга кушты. «Бу – яңа продукт, - диде ул. - Дөрес юнәлеш сайларга кирәк".

Полиамид 66 – бу конструкцион кристаллаштыручы материал белән югары механика ныклыгы һәм катылыгы. Ул металл аналогларны алмаштыра. Россиядә полиамид 66 җитештерелми. Бензол – полиамид 66 җитештерү өчен төп чимал.

«Патфил» фәнни– җитештерү предприятиесе» ҖЧҖ генераль директоры Андрей Михайлов «Патфил» ФҖП» ҖЧҖ компаниясенең аэрация системалары турында сөйләде.

«Энергопроект-Инжиниринг»  ҖЧҖ компаниясе проектын «Энергопроект-Инжиниринг» ҖЧҖ җитештерү башлыгы Илшат Садыйков тәкъдир итте.

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин «2021 елга Татарстан Республикасы нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләренә һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына җиткерелә торган эш-хезмәтләр һәм НХП исемлеген карау һәм раслау» дигән нотык белән чыгыш ясады.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. "Девон" мәгълүмат агентлыгы материаллары файдаланылды