Бүген Татарстан Республикасы Президенты – Россия Федерациясе Дәүләт советының Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр тирәлеге буенча эш төркеме җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов яңа торакка 6,5%лы ташламалы ипотека программасын гамәлгә ашыруны озайтырга тәкъдим итте.
Ул бу хакта Россия Федерациясе Дәүләт советы һәм Россия Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советының уртак утырышында хәбәр итте.
Утырышны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин уздырды.
"Төбәкләр белән атна саен үткәрелә торган киңәшмәләр төзелеш һәм торак тармакларын даими рәвештә тикшереп торырга мөмкинлек бирде, ә үз вакытында чыгарылган карарлар нәтиҗәләрне 2019 ел дәрәҗәсендә калдырды. Агымдагы елда безнең эш төркеме тарафыннан биш утырыш үткәрелде. «Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проектлары күрсәткечләре эш төркем белән килештерелгән иде, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул искәртеп узганча, 6,5 процентлы ташламалы ипотека программасы Владимир Путин ярдәме белән 2022 елның 1 июленә кадәр озайтылган. «Озак сроклы ихтыяҗны һәм тәкъдимнәрне формалаштыру өчен, аны алга таба озайту мөмкинлеген карауны сорыйбыз, ипотека – беренче мәсьәлә", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Россия Президентына.
«Әлеге программадан башка торак буенча илкүләм максат күрсәткечләренә ирешү бик авыр булачак. Торак тапшыру күләмен 120 миллион квадрат метрга кадәр арттыру өчен территорияләрне комплекслы үстерүне тәэмин итәргә кирәк. Агымдагы елда бу юнәлештә җитди адымнар ясалды. Дәүләт Думасы тарафыннан тиешле закон кабул ителде. Төбәкләр исеменнән шуны әйтәм: закон торак төзелешенә яңа импульс бирергә, иске сәнәгать территорияләрен әйләнешкә кертергә һәм шәһәр мохитен яңартырга мөмкинлек бирәчәк", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренә караганда, территорияне комплекслы үстерүнең мөһим юнәлеше – инженерлык ягыннан әзерләү. Объектларны төзелеш объектлары булган челтәрләргә тоташтыру срокларын синхронизацияләүне закон нигезендә беркетергә тәкъдим ителә. Бу мәсьәлә РФ Дәүләт советының Төзелеш, ТКХ һәм шәһәр тирәлеге буенча эш төркеме тарафыннан Хөкүмәт белән берлектә эшләнәчәк, диде Рөстәм Миңнеханов.
"Бездә шулай ук күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча тәкъдимнәр дә бар. Капиталь ремонт программасын тормышка ашыру кысаларында, төбәк операторы катнашыннан башка, мөстәкыйль рәвештә ремонтка акча туплаган күп фатирлы йортлар аеруча борчу уята. Бүген бу акчаларны сарыф итүне контрольдә тоту мөмкинлеге юк", - диде аннары Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренә караганда, махсус исәп-хисапларны төбәк операторында гына ачу мәсьәләсен хәл итү мөһим. «Шулай ук күп фатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү буенча конкурс процедураларының срокларын кыскарту һәм оптимальләштерү мәсьәләсенә кире кайту максатка ярашлы дип саныйбыз. Хәзер ул шактый дәрәҗәдә җайга салынган, төбәкләр зур булмаган вәкаләтләргә ия. Шуңа күрә сезне, Владимир Владимирович, Россия Федерациясе субъектларына торглар үткәрү тәртибен билгеләү буенча вәкаләтләр бирү өлешендә 615 номерлы карарга үзгәрешләр кертү буенча Хөкүмәткә йөкләмә бирүегезне сорар идем", - диде ул.
"Күрсәтелгән чараларның бөтен комплексын гамәлгә ашыру базардагы тәкъдимнәрне арттырырга, торакка бәяләр үсешен тоткарларга, гражданнарыбызның мәнфәгатьләрен һәм хокукларын якларга мөмкинлек бирәчәк", - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышы ахырында.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт советының яңа составына керде (2020 елның 21 декабрендә Россия Президенты 104 кешедән торган РФ Дәүләт советының яңа составын раслады).