Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Черек күл» паркында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин һәм башкалар озата йөрде.
Исегезгә төшерәбез, «Черек күл» шәһәр паркы – төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты. Иҗтимагый киңлек XVIII гасырда барлыкка килә, сакланыш статусы 2002 елда гына барлыкка килә.
Быел җәй төзекләндерү кысаларында (ул берничә этапта узды) паркта җәяүлеләр юллары реконструкцияләнде, яшелләндерү үткәрелде, арка, керү төркемнәре һәм коймалар төзекләндерелде, яктырту өстәлде һ.б.
2020 елда паркны төзекләндерү кысаларында башкарылган эшләр турында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова сөйләде.