ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы: Татарстанда терлекчелек тармагында 11 айда акчалата керем 67,3 млрд. сумга җитте

26.12.2020

Терлекчелек тармагының агымдагы елның 11 аенда эш йомгаклары һәм сөт җитештерү буенча агымдагы вәзгыять турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

11 айда авыл хуҗалыгы оешмаларының табышы 107 млрд. сум тәшкил иткән, үсеш - 12%. Терлекчелек тармагына 63% - 67,3 млрд. сум туры килә. Шул исәптән сөт сатудан – 28 млрд.сум, терлек һәм кош ите – 34,6 млрд. сум. Барлыгы 2020 елның 11 аенда 1 млн.296 мең тонна сөт җитештерелгән (үсеш 5%), 376 мең тонна терлек һәм кош ите (үсеш 3%).

1 декабрьгә республикада 689 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә. 2019 елның шул ук чорына карата терлекләрнең баш саны 18 мең башка кимегән. Моның сәбәбе - савым сыерларын савыктыру һәм терлекләрнең баш санын тагын да нәтиҗәлерәк итү.

Республикада сөт комплекслары төзелеше дәвам итә. 2020 елда 6,5 мең башка исәпләнгән 16 объект файдалануга тапшырылган. 2021-2022 елларда 23 мең башка исәпләнгән 19 инвестпроектны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк һәм 9 мең башка исәпләнгән тагын 10 яңа сөт комплексы төзү планлаштырыла.

Министр сөт җитештерү турында аерым сөйләде. Көн саен республиканың авыл хуҗалыгы формированиеләре тарафыннан 3 мең 600 тоннадан артык сөт җитештерелә, бу 2019 елга караганда 5% ка күбрәк. Республика авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең сөт сатудан Тәүлеклеклек табышы 95 млн. сумнан артык тәшкил итә-үсеш 12%. Декабрь аенда сөт сатудан 2,8 млрд. сум табыш алу көтелә. 23 декабрьгә сөт сату бәясе 1 кг өчен 30 сум 25 тиен тәшкил иткән, бу - Идел буе федераль округында иң югары сатып алу бәясе.

Марат Җәббаров иртәгә, 27 декабрьдә, шәһәрләрдә соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак – исәбе буенча уналтынчы. Көзге ярминкә мәйданнарына барлыгы 1 млрд. сумлык продукция китерелде.

Рөстәм Миңнеханов ярминкәләрне оештыручыларга, шулай ук әлеге чараларда актив катнашкан фермерларга һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә рәхмәт белдерде. "Ярминкәләр бик кирәк. Безнең гражданнар сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясен арзан бәяләрдән сатып алу мөмкинлегенә ия. Бу районнарның зур хезмәте, бик җентекле эш", - дип өстәде ТР Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.