Рөстәм Миңнеханов «Татнефть Арена»да республика чыршысы кысаларында балалар һәм яшьләр оешмалары активистлары белән очрашты

25.12.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов балалар һәм яшьләр оешмалары активистлары белән очрашты.

Очрашу «Татнефть Арена» боз сарае мәйданчыгында республика Яңа ел чыршысы кысаларында узды.

Чарада фәннәр олимпиадалары призерлары, «Абилимпикс» инвалидлар өчен һөнәри осталык буенча илкүләм чемпионатта җиңүчеләр, шулай ук «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII илкүләм чемпионатында җиңүчеләр, «Яңа Гасыр» телеканалының «Шаян» балалар тапшыруы вәкилләре катнашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында балаларның нәрсәләр белән кызыксынулары, аларның укудагы уңышлары, хыяллары һәм киләсе елга планнарын сорашты. Ул үзе, үз чиратында, балачактагы вакыйгалар белән уртаклашты, ә ахырда барысына да сәламәтлек һәм уңышлар теләде.

Чарада катнашучылар өчен чәй өстәле оештырылган иде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.